Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пособие һәм пенсияләр арта

Киләсе ел башыннан Русиядә пособиеләр артачак, чөнки хезмәткә түләүнең минималь күләме үсә.

2021 ел башыннан Русиядә пособиеләр артачак. Бу хезмәт өчен түләүнең минималь күләме 12 392 сумга кадәр арту белән бәйле. Бу хакта Ura.news хәбәр итә.



Шулай ук минималь һәм максималь түләүләрдә 2019-20 еллар мәгълүматлары исәпкә алыначак. Шуңа бәйле рәвештә, мәсәлән, йөклелек һәм бала табу буенча минималь пособие 57037 сумга кадәр артачак, максималь пособие - 340795 сумга кадәр.



Беренче баланы карау буенча пособиенең минималь күләме аена 4956 сумга кадәр артса, пособиенең максималь күләме 29600 сум тәшкил итәчәк.



Шул ук вакытта пенсияләрне индексацияләүгә киләсе елда бары тик эшләмәүче пенсионерлар исәп тота алачак. Аларга түләүләрне якынча 6 процентка арттырырга тиешләр,



Фото: ТАСС.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев