Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Плитә янындагы чүпрәктән бөтен йортка ут капкан

10 июнь көнне «Татарстан» совхозы поселогында чыккан янгында хуҗабикә күпләгән яну җәрәхәтләре алды, аның тәненең 20 проценты пеште. 55 яшьлек әлеге хатын-кыз бүген дәваханәдә. 

Ике катлы йортта янгын гадәти куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәгәннән килеп чыга. Хуҗалар кухняда газ плитәсен кабызалар, ләкин якындагы өстәлдән чүпрәкләрне читкәрәк алып куярга уйламыйлар. Ут шул чүпрәкләргә үрли. Ир белән хатын башта янгынны үзләре сүндермәкче булалар, ләкин ут телләре тиз арада бөтен кухняга тарала. Аннары ялкын йортның түбәсенә дә барып җитә. Сүндерүгә Комсомолец поселогындагы аерым пост, Кнәз янгын сүндерү депосы автомобильләре килә. Ярдәмгә Яр Чаллыдан да машиналар чакырыла.

Артем АСЕЕВ, 
күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге өлкән инспекторы.

Фото Артем Асеевтан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев