Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пенсияләр тарату тәртибе үзгәртелде

Русиядә пенсияләр алуның яңартылган кагыйдәләре үз көченә керде. Хәзер, әгәр пенсионер пенсия ала торган банкны алыштырырга уйлый икән, ул элекке акча исәпләү датасын саклап кала алачак.

Элегрәк пенсионер кредит оешмасын алмаштырганда пенсия алу датасы үзгәртелергә мөмкин иде.
- Әлбәттә, бу уңайсызлык тудыра иде, — ди Федерация Советының Социаль сәясәт буенча комитеты рәисе урынбасары Елена Бибикова. - Пенсионерлар пенсия бирү өчен билгеләнгән датага күнегә. Элегрәк, банктан банкка күчәргә теләк белдергәч, дата сизелерлек күчәргә мөмкин иде: бер кредит оешмасында пенсионер, әйтик, 9ында, ә икенчесендә 23ендә пенсия ала иде.

Хәзер акча күчү датасы банктан түгел, ә пенсионер белән килешенеп билгеләнгән шартларга бәйле булачак.

Пенсионерлар элеккечә үк түләү алу ысулын үзләре сайлый. Алар почта бүлекчәләрендә дә, банк картасы аша да пенсия ала алалар.

 

Фото: kr-shoria.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев