Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пенсия фондында иртәрәк пенсиягә чыгу ысулы турында сөйләделәр

Мондый мөмкинлек билгеле бер яшьтә эш таба алмаганда барлыкка килә.

Эшкә урнашу мөмкинлеге булмаса, Россия гражданнары тиешле вакыттан иртәрәк пенсиягә чыга ала. Бу турыда Россия Пенсия фондында сөйләделәр дип яза “Российская газета”.

Әлеге мөмкинлек пенсия яшенә ике ел кала, күчеш яшен исәпкә алып барлыкка килә. “Кешенең эш таба алмавын мәшгульлек үзәге раслый”, - дип аңлаттылар Пенсия фондында.

2019 һәм 2020 елларда пенсиягә чыгу яше хатын-кызлар өчен 55,5 һәм ир-атлар өчен 60,5 яшь. Ә кайбер категория гражданнар өчен, мәсәлән авыр һәм зарарлы җитештерүдә эшләүчеләр өчен ул түбәнрәк.

Реклама

Агымдагы елның 1 июленә булган мәгълүматларга караганда, Россиядә 23,5 мең кеше эшкә урнаша алмау аркасында иртәрәк пенсиягә чыккан. Киләсе елда мондый гражданнарга пенсия түләү өчен 4,4 млрд, 2021 елда – 5,6 млрд, 2022 елда – 6,4 млрд сум акча тоту планлаштырыла, диделәр Пенсия фондында.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев