Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пенсия фонды хәбәр итә

10 мең сум барлык пенсионерларга бирелде.

Район пенсионерлары 10ар мең сум күләмендәге бер тапкыр түләүләрне алды. Бу максатка 115 млн 020 мең сум акча юнәлтелде, дип хәбәр итә Пенсия фондының райондагы клиент хезмәте. Түләүләр, эшләүләренә яки эшләмәүләренә карамастан, барлык пенсионерларга бирелде. 

Компенсация рәсмиләштерү гадиләштерелде
Беренче төркем инвалидларны яки медицина учреждениесе белешмәсе буенча тәрбиягә мохтаҗ яки 80 яшькә җиткән пенсионерларны караучы хезмәткә яраклы эшсез гражданнар айлык компенсация алу хокукына ия. Татарстан Республикасында аның күләме 1200 сум тәшкил итә.
Исегезгә төшерәбез, 2021 елдан әлеге түләүне гамәлгә кертү шактый гадиләштерелген. Хәзер хезмәткә яраклы эшсез гражданнарга эшләмәү турында һәм пенсия яки эшсезлек буенча пособие алу фактын раслаучы белешмәләр бирергә кирәкми. Әлеге мәгълүматларны Пенсия фонды мөстәкыйль рәвештә ведомствоара электрон багланышлар системасы аша сорый. Шулай ук 14 яше тулган бала укудан буш вакытта тәрбияне гамәлгә ашырса, белем бирү учреждениесеннән бирелә торган документлар һәм белешмәләр алу, шулай ук опека һәм попечительлек органыннан атаның яки ананың рөхсәтен алу кирәк түгел.
Шулай итеп, быелдан башлап, ПФРның клиент хезмәтендә айлык компенсация түләүләрен рәсмиләштерү өчен, бары тик түбәндәгеләр документлар таләп ителә: тәрбияне гамәлгә ашыручы затның яшәү урыны күрсәтелгән гариза; хезмәткә яраксыз гражданның аны карау өчен ризалыгы турында гариза; ике якның да шәхесне раслаучы документлары.
Шуны да искәртик: гражданнар әлеге гаризаларны дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталында яки РФ Пенсия фонды сайтында шәхси кабинет аша бирә алалар. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев