Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пенсия белән тәэмин итү

Пенсия белән тәэмин итү

Сорау: Кеше ярдәменә мохтаҗ авыруны караган вакыт стажга керәме?

Җавап: Иминият стажына, эшләгән вакыт белән бергә, башка периодлар да керә: хезмәткә яраклы кешенең I группа инвалидны, инвалид баланы яки 80 яшьтән өлкәнрәк кешене караган вакыты. Ә хезмәткә сәләтсез, ярдәмгә мохтаҗ кеше I төркем инвалид булмаган яки 80 яшькә җитмәгән очракта, аны караган вакыт иминият стажына керми. Бер ел караган өчен шәхси пенсия коэффициенты 1,8 итеп билгеләнә.

Сорау: Ана капиталы алуга гариза язу өчен әни кеше пенсия фонды бүлегенә үзе дә барырга тиешме, әллә ире барса да җитәме?

Җавап: Гаризаны законлы вәкил дә бирә ала. Ул сезнең ирегез дә булырга мөмкин. Моның өчен сертификатны алуга ышаныч кәгазе язарга һәм аны нотариуста раслатырга кирәк. Шулай ук гаризаны Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинет аша да бирергә мөмкин.

Сорау: Мин пенсионер хатын-кыз. Күптән түгел эштән киттем. Миңа кайчан пенсияне индексация ясап түли башлыйлар?

Җавап: Пенсия акчасы, индексацияләнеп, эштән туктаган көннән соң киләсе айның 1нче числосыннан түләнә башлый. Пенсия фонды органы аны шәхси (персонифицированный) исәп нигезендә башкара.

Иминиятче пенсия фонды органына һәр айның 15нче числосына кадәр үзендә эшләүче һәр иминиятләштерелгән зат турында мәгълүмат тапшыра.

Әйтик, Сез 17 майда эштән киттегез, ди. Июнь аенда Сезнең эш бирүче май аенда үзендә эшләгән затлар турында мәгълүмат бирә. Бу исемлектә әле Сез дә буласыз, чөнки ул вакытта әле Сез эшләгәнсез. Июль аенда тапшырылган исемлектә Сез инде булмыйсыз. Август аенда Сезгә 1 июньнән пенсияне индексация ясап түләү турында карар кабул ителә. 1 июнь-31 август өчен индексация ясалган, күләме арттырылган пенсия Сезгә сентябрь аенда килә.

Сорау: Шәхси исәп выпискасында минем эш стажым ике чорга – 2015 елга кадәр һәм аннан соңгы вакеытка бүленгән. Бу нәрсәгә бәйле?

Җавап: 2014 елның ахырында Россия Пенсия фонды «Гражданинның шәхси кабинеты» дигән яңа электрон сервис эшләтә башлады. Сервис ярдәмендә һәр гражданин ПФРдагы шәхси счетындагы пенсия коэффициентлары һәм хезмәт стажының күпме булуы турында белә ала. Болар Россиядә 2015 елның 1 январеннан соң кертелгән һәм яңа пенсия формуласы нигезендә булачак пенсия күләменә тәэсир итә торган төп факторлар.

2015 елдан иминият пенсиясенә хокук шәхси пенсия коэффициентлары белән формалаша. Ә аларның күләме эш бирүченең үз хезмәткәре өчен Пенсия фондына күпме акча кертүенә бәйле. Барлык пенсия коэффициентлары шәхси кабинетта аерым күрсәтелә. 

Сорау: Инвалидларга бирелә торган айлык акчалата түләү ни дәрәҗәдә еш индексацияләнә?

Җавап: Индексация барлык инвалидларга бертөрле нигездә башкарыла. Федераль Закон нигезендә, айлык акчалата түләүләр һәр елны 1 февральдән,  кулланучылар товарларына бәянең нинди күләмдә үсүенә карап индексацияләнә. 2021 елның 1 февраленнән айлык акчалата түләүләр 4,9 процентка арттырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев