Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пенсия белән тәэмин итү

Пенсия белән тәэмин итү

Сорау: Мин 82 яшьлек пенсионер. 2021 елның май аеннан I группа инвалид. Инвалидлыкны билгеләгән чакта пенсиямне арттырмый калдырдылар. Бу дөресме?  
Җавап: «Иминият пенсияләре турында»гы, 400 санлы Федераль законның (28.12.2013 ел) 17статьясы 1 пункты нигезендә, 80 яшькә җиткән затларга яки I төркем инвалидларга картлык буенча иминият пенсиясенә фиксацияләнгән түләүләр 100 процент күләмендә билгеләнә.   
 Фиксацияләнгән түләүләр 80 яшькә җиткәч яки I төркем инвалидлык билгеләнгәндә бары бер мәртәбә генә арта. Сезнең очракта исә фиксацияләнгән түләү 2019 елда – сезгә 80 яшь тулгач арткан булган. Димәк, 2021 елда сез I төркем инвалид дип танылсагыз да, әлеге түләү икенче тапкыр бирелми. Моннан кала, инвалидлык буенча сезгә айлык акчалата түләү билгеләнгән.  
Сорау: 2021 елның 5 маеннан инвалидлык буенча пенсия һәм айлык акчалата түләү алам. Социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартып, хәзер ничек итеп аны акчалата алырга була? 
Җавап: «Дәүләттән бирелә торган социаль ярдәм турында»гы 178 санлы Федераль законның (17.07.1999 ел) 6.3 статьясы нигезендә, социаль хезмәтләр алырга хокуклы гражданин агымдагы елның 1 январеннан 1 октябренә кадәр социаль хезмәтләр җыелмасыннан яки аның бер өлешеннән баш тарту турында гариза яза ала. Әгәр дә сез 2021 елның 1 октябренә кадәр гариза язган булсагыз, айлык акчалата түләү тулы күләмдә 2022 елның 1 январеннан килә башлар иде. Ә хәзер сез 2022 елның 1 октябренә кадәр гариза бирә аласыз. Бу вакытта социаль хезмәтләр җыелмасы өчен акчалата түләү 2023 елның 1 январеннан килә башлый.  
Сорау: Ана капиталы акчаларын файдалану турындагы гаризаны кире кайтара аламмы? 
Җавап: РФ Пенсия фонды һәм аның территориаль органнарының административ регламенты нигезендә, ана капиталы акчаларыннан (яки аның бер өлешеннән) файдалану турындагы гариза гражданинның үз теләге белән кире алынырга мөмкин. Моның өчен аңа, ана капиталы акчасы күчкәнче, территориаль бүлекчәгә килеп, бу хакта гариза бирергә кирәк. 
Сорау: Эштән агымдагы елның 30 июлендә киттем. Пенсионер. Индексацияне күздә тотып, пенсияне кайчан ала алачакмын? 
Җавап: «Иминият пенсияләре турында»гы 400 санлы Федераль законның (28.12.2013 ел) 26.1 статьясының 3, 4 бүлекләре нигезендә, эштән туктаган затларга пенсия түләүләре, индекцацияне исәпкә алып, эшләми башлаганнан соң бер ай узгач, киләсе айның 1нче числосыннан түләнә башлый.   Пенсионерның эштән туктау вакытын, эш бирүче тапшырган мәгълүматлардан чыгып, пенсия органы билгели.  
Сорау: Югалган СНИЛСны ничек алырга?
Җавап: Хәзерге вакытта пенсия иминияте таныклыгы (СНИЛС) урынына шәхси (персонифицированный) исәп системасында теркәлү турында уведомление бирү каралган. Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталында теркәлгән очракта РФ Пенсия фонды сайтында шәхси кабинетка кереп СНИЛС дубликаты сорап гариза язарга була. Аннары «История обращений» бүлегеннән әлеге уведомлениене табып, үзең кәгазьгә бастырырга мөмкин.
Имзалы уведомлениене исә яшәү урыны буенча күпфункцияле үзәккә барып алырга була. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев