Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пенсия артачак

Русия Бәйсез профсоюзлар федерациясе сайтында хәбәр ителүенчә, социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча Русия өчьяклы комиссиясе 2022 елга һәм 2023, 2024 елларның планлы чорына Русия Пенсия фонды бюджетын карады.

Индексацияне исәпкә алып, картлык буенча иминият пенсиясенең уртача еллык күләме 2024 елда 20 388 сумга кадәр артачак, диелә анда. Иминият пенсияләрен индексацияләү, гадәттәгечә, 1 гыйнвардан башланачак. 2022 елда индексация күләме — 5,9, 2023 елда - 5,6, ә 2024 елда 5,5 процент тәшкил итәргә тиеш. 2022 елда пенсия — 18 447 сум, 2023 елда 19 399 сум тәшкил итәчәк. Июль аенда Русия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы картлык буенча иң югары иминият пенсияләре булган Русия төбәкләрен атады. Узган елдагы кебек үк, рейтинг башында Чукотка автономияле округы тора, пенсионерлар анда 27 258,63 мең сум ала. Шулай ук югары пенсияле төбәкләр исемлегенә Ненец автономияле округы (24 399,89 сум), Камчатка крае (23 435,97 сум) һәм Магадан өлкәсе (23 442,32 сум) кергән.
Үзәк Банк әйдәп баручы дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары (НПФ) белән берлектә яңа пенсия реформасын әзерләде. Ул русиялеләрне булачак пенсияне туплау процессында активрак катнашырга этәрергә тиеш.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев