Пай җирләре файдаланырга тиеш
Пай җире 90нчы елларда колхоз һәм совхозларны бетерү нәтиҗәсендә барлыкка килгән җир милегенең бер төре булып тора.
Пай җирләре – авыл халкын һәрвакыт кызыксындыра торган тема. Алар өчен исәп-хисапны кайчан ясарга тиешләр? Ясамаган очракта, милекчегә нәрсә эшләргә? Пай җирләре түләүләре, милекчеләрнең хокуклары турында Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләрен җайга салу бүлеге җитәкчесе Александр Дружин белән әңгәмәдә укыгыз.
– Александр Иванович, җир милекчеләренең нинди хокукларга ия булуын тәфсилләбрәк аңлатып китсәгез иде.
– «Авыл хуҗалыгы җирләре әйләнеше турында»гы Федераль закон буенча, җир милекчесе аны авыл хуҗалыгында куллану өчен крестьян (фермер) хуҗалыгына, авыл хуҗалыгы оешмасына озын һәм кыска вакытка арендага биреп торырга хокуклы. Шулай ук җирне устав капиталы буларак кертергә, бүләк итәргә һәм мирас итеп калдырырга, яки үзе эшкәртергә хокуклы.
– Моның өчен арендага бирүче һәм алучы арасында нинди шартлар үтәлергә тиеш?
– Моның өчен ике арада килешү төзелә. Анда уртак хокуклар, бурычлар, җир пае өчен аренда түләве, җирне арендага бирү вакытлары һәм түләү шартлары күрсәтелергә тиеш. Арендага җир милекчесе, җир милекчеләре төркеме бирә ала. Кайбер очракларда аренда килешүен пайчының ышанычлы кешесе дә төзи ала. Мондый очракта күпьяклы килешү төзелергә тиеш. Килешү вакыты 11 ай булганда, аны Росреестрда теркәргә кирәкми. Калган очракларда аннан башка булмый.
– Республикада җир өчен аренда түләве ничек башкарыла?
– Соңгы елларда аның суммасы шактый артты. 2016 елда Авыл хуҗалыгы министрлыгы пай җире өчен аренда түләвен алынган уңыш бәясенең 5 проценты күләмендә билгеләде. Ул икътисад ягыннан да, һава торышын да искә алып төзелде. Әлеге вакытта аның уртача бәясе бер гектарга 750 сумны тәшкил итә. Аренда өчен түләү суммасы килешүдә күрсәтелә. Моны җир милекчесе хәл итә. Ә арендага алучы аның белән килешергә яки килешмәскә мөмкин. Килешмәгән очракта, документка кул куймый.
– Пай милекчесе аренда түләвен ничек ала ала?
– Пай милекчесе аренда түләвен акчалата, натуралата (ашлык, печән, салам) яки хезмәтләр формасында (бакчаны сөрдертү, утын яки төзелеш материалларын кайтарту өчен техникадан файдалану һәм башкалар) алырга хокуклы. Шулай ук түләүнең бер өлешен – акчалата, калганын, мәсәлән, ашлык белән, ә чөгендер чәчүче районнарда шикәрләтә дә алырга мөмкин.
– Түләүләр буенча төгәл вакыт билгеләнгәнме?
– Аренда түләвен гадәттә уңыш җыеп алгач түли башлыйлар да, декабрь ахырына кадәр исәп-хисап ясап бетерәләр. Инвестор нигездә ике өлешкә бүлеп түли: яңа елга кадәр һәм елга йомгак ясагач (февраль-мартта). Ләкин, тәҗрибә күрсәткәнчә, сумма әллә ни үзгәрми. Һәм еш кына, зур табыш алынмау сәбәпле, мартта түләнмичә дә кала.
– Кайбер кешеләр, салым түләүдән куркып, пай җирләрен саталар икән дигән хәбәрләр килеп иреште. Пай җирен сату милекчегә нәрсә бирә?
– Пай милекчесе җир салымы түләргә тиеш. Җирне арендага алучылар җир хуҗасына аренда түләве түли. Ләкин, әгәр килешүдә күрсәтелсә, җир салымын арендага алучы да түли ала. Җир салымы җирнең кадастр бәясеннән 0,3 процентны тәшкил итә. Быелның 1 гыйнварына кадәр Татарстан буенча аның уртача бәясе бер гектарга 72 сум дип билгеләнгән. Пай җиренең бәясе аның кайда урнашуына бәйле. Тагын шунысы мөһим: авыл хуҗалыгы җирләренең әйләнешен көйли торган Федераль закон нигезендә, пайчы үз өлешен саткан очракта, беренче булып үзе кебек милекчегә яки арендага алган хуҗалыкка тәкъдим итәргә тиеш. Ә өченче затларга сату өчен үз өлешен аерып алып, шул өлешкә булган хокукын рәсмиләштерергә кирәк. Шуннан соң гына сата ала. Җирен арендага бирүчеләргә саткан очраклар бик күп.
– Газета укучыларыбыз арасында бүгенге көндә яңа пай җирләре бирелү-бирелмәү турында кызыксынучылар да бар. Аларга ни дип җавап бирерсез?
– Пай җире 90нчы елларда колхоз һәм совхозларны бетерү нәтиҗәсендә барлыкка килгән җир милегенең бер төре булып тора. Бу хокукка беренче чиратта авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләре, шулай ук авылда яшәүче социаль өлкә хезмәткәрләре, хәрбиләр, 18 яше тулган һәм уку йортларында укучылар ия иде. Хәзерге вакытта җир пайлары бирелми.
– Безгә Лаеш районында яшәүче Илнур Шакиров мөрәҗәгать итте. 1982 елгы егет 2007 елдан бирле туган авылында терлекчелектә хезмәт куя. Ул: «Миңа пай җире тиешме икән?» – дип кызыксына.
– Әйтеп узганымча, 1991 елдагы «Колхоз һәм совхозларны яңача оештыру» законы буенча, кагыйдә буларак, җир пайларына совхоз һәм колхозларда эшләүчеләр, элеккеге хуҗалар, шулай ук әлеге объектлардан ерак булмаган җирдә эшләүче социаль хезмәткәрләр ия булды. Җир реформасы уздырылган вакытта Илнур Шакировка ун яшь булганлыктан, ул алда санап узган категориягә керә алмый. Һәм, әлбәттә инде, җир паена дәгъва кыла алмый.
– Җир милекчесе вафат булган очракта, мирас кемгә кала?
– Мондый очракта җир пае якын туганына (балалары, ире яки хатыны, әти-әнисе, оныклары) күчә. Вариска ярты ел эчендә нотариаль конторага мөрәҗәгать итәргә кирәк. Кирәкле документлар исемлеген нотариус әйтергә тиеш.
– Тагын бер мисал. Инвестор пай милекчеләре белән озак вакытлы килешү төзергә планлаштырган булган, ләкин пай хуҗалары моңа ризалык бирмәгән. Һәм, нәтиҗәдә, килешү 11 айга төзелгән. Узган ел, кырлардан игеннәр җыеп алынгач, инвестор халыкка ашлык белән түләүдән баш тарткан. Нәтиҗәдә, халык гомумән бернәрсәсез калган. Арендага алучы инвестор ни ашлык, ни печән, ни акча бирмәгән. Бу очракта халык инвесторга карата нинди чара күрә ала?
– Килешү төзелгән икән, арендага алучы да, бирүче дә үз бурычларын үтәргә тиеш. Килешү срогы чыккан очракта, уртак фикергә килә алмаганда, ул кабат төзелми. Аренда түләве буенча бурыч суд карары нигезендә түләттерелергә тиеш. Димәк, бу очракта җир милекчеләре үз хокукларын яклап, судка мөрәҗәгать итә ала.
– Җир милекчесе үз җирләрен арендатордан алып, эш башларга теләсә, беренче чиратта кая барырга тиеш була?
– Арендага алучы белән килешү бар икән, иң элек аның срогы чыкканны көтәргә кирәк. Моның алдыннан аны кисәтеп куярга тиеш. Җирне арендага биргәндә ничә ай алдан кисәтеләсе төзелгән килешүдә үк күрсәтелсә яхшы. Гадәттә, килешүләр пайчыларның гомум җыелышы вакытында, гыйнвар-февраль айларында төзелә. Әгәр пайчы арендаторга язын үз җирен алырга теләве турында әйтмәсә, арендатор бу урынга минераль яки туклыклы ашламалар кертергә, көзге яки күпьеллык культуралар чәчәргә мөмкин. Арендатор милекчегә теге яки бу өлешне бүлеп алуга каршылык күрсәтә алмый. Бары тик башка пайчылар гына ризасызлык белдерә ала.
– Закон буенча, бүлеп алган җир пае эшкәртелергә тиеш. Бу шарт үтәлмәгән очракта, җир милекчесенә карата нинди чаралар күрелергә мөмкин?
– Чыннан да, пай җирләре авыл хуҗалыгы тармагында файдаланырга тиеш. Максатчан файдаланмаган очракта, җаваплы органнар административ чаралар күрергә хокуклы. Җир бер тапкыр чәчү сезонында (язгы-җәйге чор) файдаланмаса да, анда төрле чүп үләннәре үсә. Бу закон бозуга китерә һәм җир хуҗасына 20-50 мең сум күләмендә штраф салына. Әгәр җир участогында озак вакыт берни дә чәчелмәсә, кадастр бәясенең 0,3-0,5 проценты күләмендә штраф түләттерелә. Моннан тыш, мондый закон бозу очрагында, җир милекчесеннән җирне тартып алу да каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев