Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Партия депутатлары авыл проблемалары хакында сөйләште

Тукай муниципаль районы Советындагы «Бердәм Россия» сәяси партиясе фракциясе депутатларының җыелышы узды. Түбән Суыксу авылы мәдәният йортында депутатлар үзләренең эшчәнлек нәтиҗәләре белән уртаклаштылар, партия проектларының район җирлегендә үтәлеше, алда нинди өлкәләргә игътибар итү кирәклеге хакында фикер алыштылар. Җыелышта «Бердәм Россия» партиясе региональ башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – партия төзелеше бүлеге башлыгы Светлана Гыйниятуллина һәм партия төзелеше бүлеге баш белгече Альберт Җәләлетдинов катнашты.

Утырышны райондагы фракция җитәкчесе, район башлыгы вазифаларын башкаручы Рөстәм Закиров алып барды. Чыгышында ул Тукай районының социаль-икътисади күрсәткечләренә тукталды һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеге белән таныштырды. Бүгенге көндә район Советында барлыгы 41 депутат исәпләнә, шуларның 39ы – «Бердәм Россия» партиясеннән. 9 сентябрьдә узачак өстәмә сайлауларда районнан барлыгы 30 кандидат катнаша, аларның 7сен партиянең җирле бүлекчәсе тәкъдим иткән. Рөстәм Илдусович партия үткәргән проект һәм программаларның үтәлеше хакында да сөйләде – «Балалар ил рәсемен ясый», «Бердәм Россия» Кыш бабае тыңлый», «Бердәм Россия» чәйханәсе Сабан туе кунакларын коймаклы чәйгә чакыра», «Тарихи хәтер», «Ныклы гаилә», «Өлкән буын», «Сәламәт киләчәк» һәм башка бик күп чаралар. Депутатлар шулай ук республика программаларында да актив катнаша. Бүгенге көндә бик актуаль булган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит», «Үз мәктәбеңә ярдәм ит» хәйрия акцияләре дә депутатлар катнашыннан башка узмый.
Халык белән эшләүгә килгәндә, һәрдаим кабул итү көннәре уздырылып килә. РФ Дәүләт Думасы депутатлары Әлфия Когогина, Марат Бариев, ТР Дәүләт Советы депутатлары Илшат Әминов, Татьяна Воропаева, Фоат Комаров график буенча тукайлылыларны кабул итәләр.
Очрашу барышында авыл җирлекләрендәге көндәлек проблемалар хакында да сөйләштеләр. Юллар, су, төзекләндерү эшләре акчага килеп терәлә. Республика программаларында, грантларда катнашып, бу сораулар күпмедер күләмдә чишелеп килә. Тик авыл халкы өчен бик отышлы булган үзара салымнан күпләр баш тарта. Бу өлкәдә нинди аңлату эшләре алып барылуы, пропискада булмаган кешеләрнең әлеге программадан төшеп калулары хакында да фикер алыштылар.
Светлана Гыйниятуллина депутатлык составына эшчәнлекне киләчәктә дә актив алып баруларына ышанычын белдерде. Мондый җыелышлар һәр районда уза. Аралашуның төп максаты исә – сәяси партия уздыручы «Фракция эшен иң яхшы оештыру» республика конкурсы кысаларында депутатларның эшчәнлеге белән танышу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев