Якты юл
  • Рус Тат
  • Палатка, учак һәм гитара… Быелгы җәйге ялны ничек уздырырга?

    Cоңгы арада Россиядә палатка һәм табигатьтә ял иткәндә кулланылган башка кирәк-ярак сатып алучылар саны арткан. Илкүләм танылган бер интернет-кибеттә, әйтик, аларны узган елның апреле белән чагыштырганда, 34 тапкыр (!) күбрәк сатканнар. Туристик кирәк-яракларны, нигездә, Түбән Новгород, Новосибирск өлкәсендә, Татарстан Республикасы белән Краснодар краенда яшәүчеләр сатып алган. Ай ярым үзизоляция режимында яшәгән Россия хаклы шул рәвешле җәйге ялын планлаштыра башлаган инде.

    Туризм тармагында хезмәт куйган белгечләр үзләре дә коронавирус белән бәйле вәзгыять яхшырган очракта да быел нигездә эчке юнәлешләр генә популяр булачак дип фаразлый. Җылы якта диңгез буенда кызынып ятулар турында исә хыялланырга иртәрәк. Россия туризм индустриясе берлеге вице-президенты Юрий Барзыкин фикеренчә, бу юнәлештә июнь ахырында гына боз кузгалырга ошап тора. “Чит илгә беренче турлар августтан да иртәрәк ачылмас, мөгаен. Европага турлар исә тагын да соңрак – көз көне яки бөтенләй киләсе елга гына ачылырга мөмкин”, — дип фаразлый белгеч. Шуңа күрә быелгы җәйдә булганына шөкер итеп ял итәргә туры киләчәк.

    Башкаладагы танылган туризм клубы җитәкчесе Валентин Брагин сүзләренә караганда, соңгы арада аларга җәяүле турлар белән кызыксынып мөрәҗәгать итүчеләр саны арткан. “Әлегә без аларның барысына да “юк” дип әйтергә мәҗбүр. Табигатьтә җәяүле турларны кабат кайчан оештыра башлаячагыбызны да төгәл генә әйтә алмыйм”, — ди ул.

    Бер начарның бер яхшысы дигәндәй, уйлап карасаң, җаның теләгәнчә ял итәрлек урыннар үзебездә дә җитәрлек бит. Шулай диешкә, күпләрнең күз алдына музей, ял йорты, ял базасы ише урыннар килеп баскандыр. Ял өчен Татарстанда алары да җитәрлек. Әмма бездә, табигатьтән аерылмыйча, кесә калынлыгына артык зыян салмыйча гына ял итәрлек урыннар да шактый бит. Бүген әнә шундый урыннарны барларга булдык.

    1. Саескан тавы (Балык Бистәсе). Идел буеның бөтен матурлыгын күрим дисәң, бирегә кил икән! Табигать матурлыгына битараф булмаучылар биредә палатка корып, таң да каршылый ала. Саескан тавы – балыкчыларның да яраткан урыны. Чулман елгасында нинди генә балык юк! Шуңа күрә Саескан тавындагы ялыгызга, балык тотып, тәмле уха пешереп тә ямь өсти аласыз.

    2. Юрьев мәгарәсе (Кама Тамагы). Эчендә йөрергә рөхсәт ителгән бердәнбер уникаль мәгарә бу. Аның күләме — 13000 куб метр, озынлыгы — бер километрдан аз гына артыграк. Әмма ишелгән булуы аркасында спелеология сөючеләренә аның яртысы гына ачык. Мәгарәгә төшкәндә берәр белгән кеше озата барса яхшы. Экспедициягә ныклап әзерләнергә киңәш ителә.  Өскә — иске җылы кием (җәй көнендә дә монда температура +8дән артмый), таймый торган, уңайлы аяк киеме кияргә, башка фонарь эләргә киңәш ителә. Шушы ук көнне районның иң биек ноктасы саналган Лобач тавына, Сөйкидәге күзәтү мәйданчыгында да менә аласыз.

    3.  Гипс штольнлары (Кама Тамагы). Аның эчендә гипс чыганакларыннан лабиринтлар, су тулы мәгарәләр һәм киң үтеп йөрү юллары көтә. Элек монда, кулларын тимер богаулар белән богаулап, крепостной крестьяннарны, качкыннар һәм сөргеннәрне эшләткәннәр. Шунлыктан туристлар һәм спелеологлар арасында шахталарда җеннәр һәм өрәкләр йөрү турында риваятьләр киң таралган.

    4. Кызыл Чишмәдәге изге шарлавыклар (Түбән Кама). Чын шарлавык күрергә теләүчеләр бер икеләнүсез бирегә юл тота ала. Кызыл чишмә тау битендә каскад булып агып төшкән әллә ничә шарлавыктан тора. Аның икенче ягында – Кама елгасына һәм дендрарийга матур пейзаж ачыла. Элек бу урман каплаган калкулыклар Стахеев сәүдәгәрләренең җир биләмәләренә кергән булган. Аларның тырышлыгы белән биредә пихта агачлары, биек зәңгәр чыршылар һәм куаклыклар барлыкка килгән.

    5. Җүкәтау тавындагы борынгы шәһәр калдыклары (Чистай шәһәре). Биредә болгар заманныннан бүгенге көнгә кадәр сакланган бина калдыклары, каберлекләр, некропольләр һәм авыл эзләре бар. Аның тирәсеннән куе үлән белән капланган озын чокырлар сузылып киткән. Идел буеның кеше кулы кагылмаган матурлыгы нәкъ менә биредә күренә.

    Яшерен-батырын түгел, табигатькә чыккач, кеше үзеннән-үзе иркенәеп китә. Бөтен дөнья мәшәкате кайдадыр еракта – офыклар артында калган кебек тоела. Әмма табигать артык иркенәйгәнне яратмый. Бигрәк тә куркынычсызлык мәсьәләсендә. Шуңа күрә табигатьтә ял итәргә җыенучыларга түбәндәге кагыйдәләрне истән чыгармаска киңәш ителә:

    — Табигатькә чыгуны чебен-черки “һөҗүме”ннән башка күз алдына китерүе кыен. Шуңа күрә үзегез белән аларга каршы махсус спрей, май кебек чаралар алырга онытмагыз. Талпан, шөпшә, кырмыскалардан саклану өчен исә палатка урнашачак урынны дөрес сайларга, үзеңне һәм янәшәдәгеләрнең тәнен һәрдаим тикшереп торырга кирәк. Көтелмгән кунаклар тешләп өлгермәгәнме?

    — Учакны игътибарсыз калдырмагыз. Дөнья хәлен белеп булмый – кул астында җитәрлек күләмдә запас су булса яхшы. Янгыннардан саклану өчен үзегездән соң учакны яхшылап сүндерергә онытмагыз.

    — Һава торышының холкын белеп бетерерлек түгел. Шуңа күрә табигатькә чыкканда, нинди генә җылы, аяз көн булса да, калынрак киенергә кирәк.

    — Үзегез барачак урынны биш бармагыгыз кебек яхшы белсәгез дә, үзегез белән карта яки компас алып бару комачауламас. Якыннарыгызны кайда ял итүегез турында алдан кисәтеп куйсагыз да зыян итмәс.

    — Ял иткәндә теләсә-кайсы сулыкта коену да киңәш ителми.

    — Өйдән алып килгән азык-төлек яхшылап юылган, чиста контейнерларга тутырылган булырга тиеш. Бу ризыкны пычрак яки бөҗәкләр эләгүдән саклаячак. Өстәвенә, ризык исе урман-полосадагы җанварларны да “тартып” китерергә мөмкин.

    — Табигатьтә бала белән ял итүчеләргә аеруча игътибарлы булырга

    кирәк. Сез күрмәгәндә бала ярамаган нәрсә ашарга, күмергә пешәргә,

    урманда адашырга мөмкин. Җәйге ялны имин һәм файдалы итеп уздырырга язсын!

    Ватаным Татарстан Динә Гыйлаҗиева

    Фото: nasha-molodezh.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: