«ОЗОН» якынрак булырга мөмкин
Дүшәмбе көнне безнең районда «Озон холдинг» генераль директоры Сергей Беляков булды. Ул үз күзләре белән яңа күпләп сату үзәген төзү мөмкинлеген бәяләде. Очрашу Мәләкәс авыл җирлеге территориясендә, Әлмәт трактыннан ерак булмаган мәйданчыкта узды.
Эшлекле сөйләшүдә Татарстан Рәисенең ярдәмчесе, эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Абдулганиев, безнең район башлыгы Фаил Камаев, республиканың һәм муниципалитетның башка җитәкчеләре катнашты.
«Озон холдинг» директорына нәкъ менә Тукай районында масштаблы проектны тормышка ашыруның файдалы булуын ачык итеп күрсәттеләр. Мөһим дәлилләр арасында: җылылык, газ, электр һәм су белән тәэмин итү системаларын үз эченә алган үсеш алган инфраструктура, шулай ук тимер юлга якынлык. Югары кунакка Кругое Поленең Чулман аръягы төбәгенең иң эре тимер юл челтәре булуын да искә төшерделәр.
«Челтәр компаниясе» ААҖ нә кергән Яр Чаллы электр челтәрләре директоры Эдуард Шаронов ышандырганча, биредә барлык кирәкле шартлар бар.
Район башлыгы Фаил Камаев ассызыклаганча, Тукай районы күпләп сату, җибәрү үзәген кадрлар ресурслары белән тәэмин итә ала.
– Янәшәдә районның иң эре авыл җирлекләренең берсе урнашкан: Бәтке, Мәләкәс, Новотроицкое. Бәткедә генә дә 4,5 мең кеше яши, - дип билгеләп үтте муниципалитет башлыгы.
Фермер Равил Миңнехуҗин мондый танылган компания белән хезмәттәшлеккә шат булыр идем, дип белдерде.
- Без тәүлегенә 50-60 тонна сөткә чыгабыз, ә бу бөтенләй башка, керем дәрәҗәсе, – дип уртаклашты Равил Лотфулла улы.
Сергей Беляков та кызыксыну белдерде. Уңай карар кабул ителгән очракта объектны төзү белән Ромекс Group инвестиция-девелопер холдингы шөгыльләнәчәк. «Озон» мәйданчыгы өчен 60 гектар җир бүлеп бирү планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев