Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ойбиби – кызлар исеме

Район хакимиятендә узган атналык киңәшмәдә гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге (ЗАГС) җитәкчесе Эльвира Мостафина чыгыш ясады. 

Узган елда ЗАГС бүлегендә яна туган 217 сабый теркәлгән. Белгечләр сүзенә караганда, чынлыкта, туучылар саны күбрәк.
– Бу, нигездә, әни кешенең пропискасына бәйле. Әйтик, әнисе шәһәрдә, әтисе Тукай районында теркәлгән икән, бала шәһәрдә исәпкә алына, – дип аңлата Эльвира Мостафина.
2018 елда «Татарстан» совхозы поселогында яшәүче ханым күп бала табу буенча район рекордын куйган. 35 яшьлек әнинең тугызынчы сабые туган.
ТР статистика идарәсе мәгълүматларына караганда, 2018 елның гыйнвар-октябрь айларында Тукай районында 314 кеше туган. 
Иң күп бала туу Бәтке, Кече Шилнә, Кнәз, Круглое Поле авыл җирлекләрендә теркәлгән. Алар арасында 115 малай һәм 102 кыз, 2 игезәк бала бар. Иң өлкән әти Комсомолец поселогында яши. Аңа 61 яшь. Аның хатыны – 19 яшьлек иң яшь әни.
Яңа туган балалар арасында иң популяр исемнәр – Әмир, Раяз, Алмаз. Кызлар арасында Ясминә, Амелия, Әминә бар. Сирәк исемнәр дә очрый –Савелий, Солтан, Тамерлан, Алиан, Агния, Эсмира, Ойбиби.
Кызганычка каршы, үлүчеләр саны арта. 2018 елда 461 үлем теркәлгән. 246 ир-ат, 215 хатын-кыз. 
Сәбәпләргә килгәндә, беренче урында – йөрәк-кан тамырлары авырулары, икенче урында – яман шеш hәм башка авырулар.
2018 елда 159 пар никахларын теркәгән. Алдагы ел белән чагыштырганда, бу 29 парга күбрәк. Кызганычка каршы, аерылышучылар саны да шактый – районда 108 гаилә таркалган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев