Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өстенлек – социаль объектларга

Район халкы өчен Республика көне истәлекле вакыйгаларга бай булды. Бу көнне берьюлы ике мөһим социаль объект – Яңа Бүләк авылында реконструкциядән соң мәктәп һәм Иске Җирекледә фельдшер-акушерлык пункты ачылды.

Яңа Бүләк мәктәбе бинасы 1972 елда төзелгән. 50 ел эчендә биредә косметик ремонттан башка төзекләндерү эшләре бер дә уздырылмаган булган. Мәктәп директоры урынбасары Флера Сәләхова сүзләренчә, бинаның түбәсе искергән, су үткән, шуңа бәйле рәвештә стеналар какшаган. Шулай ук барлык инженерлык челтәрләре тузган, биналарда салкын булган.
Яңа Бүләк мәктәбенә «Мәгариф объектларын капиталь төзекләндерү» республика программасы нигезендә «икенче тормыш» бирелде. Әлеге эшләргә 50 млн сумнан артык акча тотылды. Мәктәпне яңа уку елына өлгертер өчен төзүчеләр өч ай дәвамында туктаусыз эшләделәр.
Бүген мәктәп әллә кайдан балкып, авылга ямь биреп тора. Территориядә күпьеллык ылыслы агачлар, төрле чәчәкләр үсә. Бинаның эчке ягы да барлык заманча таләпләргә туры китерелеп эшләнгән. Һәрбер фәнгә аерым кабинет, барлык җиһазлар яңа, хәтта укучылар өчен душ кабинасы да булдырганнар. Ашханә яңа урында, заманча җиһазландырылган. Шуны да әйтергә кирәк, чыгышы белән Яңа Бүләк авылыннан булган «Органик Групп» ҖЧҖ генераль директоры Илдар Гыймадиев мәктәпкә интерактив такта бүләк иткән. Быел биредә 1-9 сыйныфларда 26 бала белем алачак. Шуларның өчесе – беренче сыйныфка керүчеләр.
Мәктәпне ачу тантанасына олысы-кечесе, гомумән, бар авыл халкы, башка җирлекләрнең башлыклары, мәктәп директорлары, кунаклар җыелды. Яңабүләклеләрнең шатлыгын уртаклашу өчен тантанага район башлыгы Фаил Камаев та килде.
– Җирлектә мәктәп һәм ферма булса, авыл яши һәм эшли. Авылларны сакларга кирәк. Бетерү бик тиз, кире кайтару гына авыр. Яңа Бүләк авылы исә табигатьнең матур бер почмагында, урман янәшәсендә урнашкан. Ә мәктәп бинасы, дөресен әйтергә кирәк, мактанырлык хәлдә түгел иде. Биредә азмы, күпме бала укуы мөһим түгел. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов бөек җырчы Илһам Шакиров туган авылдагы мәктәпнең шундый шартларда эшләве турында белгәч, төзекләндерү турындагы фикерне хуплап алды. Һәрвакыт шулай ярдәм кулы сузуы өчен аңа зур рәхмәт. Җирлектә төзекләндерү эшләре дәвамлы булыр. Халык та яңа йортлар салыр, яңа гаиләләр барлыкка килер, мәктәпкә йөрүче балалар саны артыр, авыл яңарыр, тулы канлы тормыш белән яшәр. Киләчәктә Яңа Бүләк авылы зур үзәк булыр дип өметләнәм, – диде район башлыгы.
Тукайлыларны шулай ук ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән РФ Пенсия фондының ТР бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин котлады.
Символик кызыл тасма киселгәннән соң, кунаклар бинага үттеләр. Авыл халкы соклануын яшермәде. Раушания Газизова да бик шат. Бу мәктәптә аның ике кызы укыган, өченчесе – Илнара быел беренче сыйныфка керде.
– Мәктәпне яба күрмәсеннәр дип нык борчылдык. Баланы күрше авылга йөртү җиңел эш түгел. Республика, район җитәкчелеге безнең гозергә колак салды. Ата-аналар да, балалар да бик сөендек. Туып-үскән, яшәгән җиреңдә балаларны үстерергә, укытырга мөмкинлек булу зур бәхет, – ди ана.
Әйтергә кирәк, районда мәктәп һәм балалар бакчасы кебек мөһим булган социаль объектларны төзү һәм төзекләндерү кебек эшләр аерым игътибарда. Әйтик, Иштирәктә мәктәп капиталь ремонтланды, Иске Җирекледә 140 балага исәпләнгән яңа бакча сафка басты. Быел Әҗмәкәй авыл җирлегендә яңа балалар бакчасы төзү планлаштырыла. Чиратта – Олы Шилнә һәм Суровка авыллары.
Яңа Бүләк җирлегендәге бәйрәм атмосферасы салмак кына Иске Җиреклегә күчте. Биредә модульле яңа фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасына шулай ук барлык авыл халкы җыелган иде.
Иске Җирекле авылы көннән-көн үсә, яңа йортлар төзелә, яшь гаиләләр барлыкка килә. Биредә 2 меңнән артык кеше яши. Шуңа күрә җирлекне уңайлыклар белән тәэмин итү – беренчел бурыч. Берничә ел элек кенә биредә күпфункцияле үзәк төзелгән иде. Соңгы ике ел эчендә яңа ял паркы һәм 140 балага исәпләнгән балалар бакчасы барлыкка килде.
Авыл халкы күптәннән яңа фельдшер-акушерлык пукты турында хыялланган. Чөнки моңа кадәр табиб Ләйлә Гобәйдуллина һәм фельдшер Диләрә Комарова авыруларны, яңа туган балаларны мәдәният йортында урнашкан ике бүлмәдә кабул иткәннәр.
Бүген авыл табиблары карамагында бөтен кирәкле заманча җиһазлары булган аерым кабинетлы иркен бина. Пункт «Татарстан Республикасында халыкка беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү» республика программасы кысаларында төзелде. Бу программа буенча Тукай районында барысы унбер фельдшер-акушерлык пункты сафка басты. Киләсе елга тагын дүрт шундый объект төзелер дип планлаштырыла.
– Фельдшер – ул авылдагы беренче ашыгыч ярдәм. Әлеге белгечләр көн дәвамында, кайвакыт төнлә дә вакыт белән исәпләшмичә авыру янына чаба. Авылда мондый пункт булу – халык сәламәтлеген тәэмин итүгә гарантия. Бүген районда, гомумән, республикада медицина тармагы кадрларга кытлык кичерә. Тукай районында бу белгечләрне җәлеп итү һәм саклап калу өчен төрле чаралар үткәреләчәк. Бу, нигездә, яшәү урыны белән тәэмин итү һәм хезмәт хакларын күтәрү, – диде район башлыгы Фаил Камаев.
Авыл халкы да бик яңа объект ачылуга бик шат. 
– Ике ел элек балаларымны шәһәргә бакчага йөртергә, шунда медицина ярдәме алырга мәҗбүр идем. Бүген үз җирлегебездә мөмкинлекләр тудырдылар. Биредә шәһәрчә яшәү шартлары барлыкка килде. Авыл көннән-көн үсә, шунысы сөендерә, – ди күпбалалы ана Лилия Белышова.
– Фельдшерларыбыз өчен дә бик сөендек. Алар – безнең терәк һәм ышаныч. Нәрсә булса да шулар янына чабабыз, беркайчан кире какканнары юк. Алар уңай шартларда эшләргә хокуклы, – ди Зәмзәмия Вәлиуллина.
Әйтергә кирәк, киләсе елга федераль, республика программалары һәм милли проектлар хисабына район халкы өчен 27 социаль мөһим объект төзү планлаштырыла. Бу – яңа балалар бакчасы, универсаль спорт залы, мәктәпләрне капиталь ремонтлау һәм башкалар.

Рөстәм Зәкиев фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев