Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Орлык җитәрлек

Районда язгы чәчүгә 10 мең тоннага якын югары сыйфатлы орлык әзерләп куелган.

Бу турыда атналык киңәшмәдә Россельхозцентрның район филиалы башлыгы Назим Сәләхетдинов хәбәр итте. Болар – язгы бодай, тары, солы, борчак, язгы вика орлыклары. Быел районда чәчүлек территорияләрнең мәйданы артты, яңа участоклар барлыкка килде. Орлык алар өчен дә җитәрлек. Бездә «Кама» агрофирмасы, «Гигант», «Ирек», «Чаллы яшелчәсе» һәм Сәйдәшев исемендәге предприятиеләр – орлыкчылык белән шөгыльләнүчеләр. Теләгән хуҗалыкларга алардан чәчүлек орлык сатып алырга була, диде белгеч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев