Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өмәләрне традициягә кертәбез

Май аенда һәр кеше, табигатьнең үзе кебек үк, яңара, чистарына, матурлана. Тик менә ташландык өйләр генә елдан-ел караусыз тора бирә, алабута урманы эчендә кала. Бу бигрәк тә кече авылларда нык сизелә. Шәһәргә күчеп киткән хуҗалар, авылга кайтып, үз ихатаңны чистартуны кирәк санамый. Менә без Боерган авылында нәкъ шушы шәһәр халкын авылга кайтарып өмәләр үткәрүне традициягә салуны максат итеп куйдык. Язын да, көзен дә авылны, ташландык йорт тирәләрен, зиратны, мәчет янын чистарту өмәләрен оешкан төстә эшләргә кирәк.

Авыл пычрак дип зарланып та, шикаять язып җитәкчелеккә җибәреп тә булмый. Беркем дә безнең җирлеккә килеп чистартып китми. Шуңа күрә өмәне даими уздырыла торган гадәткә кертү эшен оештыруны үземә бурыч итеп алдым. Моннан берничә ел элек авылыбызда якташлар бәйрәмен башлап җибәрү дә бик каршылыклы булган иде. Ләкин хәзер халык инде үзе үк моны көтеп ала, кайчан була дип сорап кына тора, әзерләү эшләрендә катнаша. Читтә яшәгән якташлар да хәзер Оргыды бәйрәменә бер чакырусыз үзләре кайталар. Шуңа күрә өмәләр дә шундый матур гадәткә әйләнер дигән ышаныч бар.
Күптән түгел без, авыл халкы, һәм кем шәһәрдән кайта ала, шулар белән бергә җыелып, өмә үткәрдек. Техника-мазар кирәк булганда шулай ук үзебезнең җирлектәге «Ирек» хуҗалыгын да, авыл җирлеге башкарма комитетын да җәлеп итәргә ниятлибез. Күмәклектә көч, ди халык мәкале. Якташлардан бу эшне хуплауларын сорыйбыз.

Фото автор тарафыннан бирелде:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тукай районы