Җомганы ничек дөрес үткәрергә?
Бу көнне сәдака өләшү, якыннарыңны куандыру, үзең өчен һәм кунакларга тәмле ризыклар пешерү, туганнарыңның, әти-әниеңнең, авыруларның хәлен белү, каберләрне зиярәт кылу да хуплана.
Җомга көнне иртән торып госел коену, чәчне һәм тырнакларны кисү (сакалны төзәтү), чиста кием кию – күркәм гамәлләрдән.
Җомгага каршы төндә һәм җомга көндез «Әл-Кәһф» сүрәсен укыйлар, шулай ук Мөхәммәд Пәйгамбәргә (галәйһимәссәлам) салават әйтәләр.
Бу көнне сәдака өләшү, якыннарыңны куандыру, үзең өчен һәм кунакларга тәмле ризыклар пешерү, туганнарыңның, әти-әниеңнең, авыруларның хәлен белү, каберләрне зиярәт кылу да хуплана. Хәдистә болай диелгән: «Җомга – иң изге көн. Бу көнне салаватны мөмкин кадәр күбрәк әйтегез һәм ул миңа килеп ирешәчәк».
Ярамый:
Җомга намазына чакырып азан яңгыраганнан соң һәм гыйбадәт беткәнчегә кадәр, сәүдә һәм башка эшләр белән шөгыльләнү тыела. Мәчеткә соңга калып килү хупланмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев