Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Оҗмахта яшибез, киләчәктә дә берүк шулай булсын!»

Бикләндәге 2631нче сайлау участогы иртәнге 7дән эшли башлады. Бирегә беренче булып Заhир абый Мөхәммәдиев килде. Ул шушы авылда туып үскән, күп еллар колхозда эшләгән. Бүген Заhир абый лаеклы ялда. Хәзерге тормыштан бик канәгатьмен дип сөйли ул.

– ТР Дәүләт Советына депутатларга тавышымны бирергә килдем. Шөкер, дөнья тыныч, имин. Киләчәктә дә гел шулай булсын. Шул теләк белән мин бүген биредә инде. Моңарчы республика җитәкчеләре hәрвакыт районыбызга игътибар бирде, социаль яктан да, матди яктан да ярдәм күрсәтте. Районда юллар төзелде, амбулатория пунктлары, балалар бакчалары ачылды, мәктәпләр ремонтланды. Районның авыл хуҗалыгы да үсештә. Бүген сайлаган депутатларыбыз халык манәфәгатьләрен якласын иде, ил башында лаеклы кешеләр булсын, гаделлек hәм дөреслек кенә хөкем сөрсен, – дип тели Заhир абый.

Беренче тавыш бирүчеләр арасында Рамазановлар гаиләсе дә бар. Әлеге гаилә Биклән авылының үрнәк гаиләсе. Гаилә башлыгы Илшат Галимуллович районның «Р-Агро» хуҗалыгында ветеринария табибы, тормыш иптәше Гөлчәчәк Хамидулловна бала тудыру йортында шәфкать туташы булып эшли. Олы уллары Илнур «Эссен-продакшн» оешмасында оператор, кече уллары Илмир әлегә мәктәптә укый. Уртанчысы – районның көрәш батыры, яшь спортчы 18 яшьлек Илназ Рамазанов. Аның спорт өлкәсендә казанышлары бихисап: 2018 елда билбау көрәше буенча егетләр һәм кызлар арасында дөнья беренчелегендә, 2019 Россия беренчелегендә җиңү яулады. Билбаулы көрәш буенча Россия чемпионатында лаеклы 5нче урынга лаек булды. Бүгенге көндә спортчы райондашыбыз Астанада узачак дөнья беренчелегенә әзерләнә. Тукай районы данын дөнья, Россия hәм республикакүләм спорт бәйгеләрендә яклап, мәртәбәле җиңүләр яулаган егетнең сайлауга карата карашы җитди.

– Бүгенге көндә мин Казан шәhәрендә югары белем алам. Киләчәктә кирәкле белгеч булырга, матур гаилә корырга, киләчәге матур илдә, тыныч тормышта яшәргә телим. Бүген барыбыз өчен дә бик мөhим көн. Үзем дә бик  дулкынланам – беренче тапкыр республика язмышын хәл итүдә катнашам. Үз тавышымны прописка буенча Казанда бирәчәкмен. Тик башта гаиләм белән Биклән сайлау участогына килергә булдым, шуның өчен авылга махсус кайттым. Мин гаиләдә дә, илдә дә бердәмлек булырга тиеш дип саныйм. Гражданлык позицияңне белдерү һәм илебезнең киләчәген сайлау кирәкле гамәл, hәммәбезенең изге бурычы. Авылдашларымның да сайлауда активлык күрсәтүе – күркәм күренеш. Димәк, алар да киләчәккә битараф түгел. Яшь буынны да, өлкән буын вәкилләрен дә хөкүмәтебез кайгырта. Яшәр  өчен уңайлы шартлар булдырыла, яңа мөмкинлекләр ачыла. Районыбыз, республикабыз муллыгын ишәйтүче хуҗалыклар хөкүмәтнең күз уңында булырга, иң беренче чиратта якланырга тиеш. Нәкъ шундый хуҗалыклар бүген авылларны яшәтә. Ә авыл яшәсә, шәһәр дә яши. Киләчәктә авыллар яшәсен, аны яшьләр тотсын дип тели Илназ, әти-әнисе дә егетнең сүзләренә кушыла.

Биклән авылы эшмәкәре Римма Каримова да бүген ире Фирдәвес әфәнде белән сайлауга килде. Авыл кешесен эш белән тәэмин итүче, вакытында тиешенчә эш хакын түләп баручы гаилә «бүгенге көн белән без риза» диләр.

Реклама

– Эшмәкәрлекне хөкүмәт өстен күрә. Безгә hәр яклап ярдәм күрсәтә. Кредитлар ягыннан зур ташламалар каралган. Салымнар да алай зур түгел. Төрле республика программалары бар, грантлар эшли. Җитәкчеләрнең ишекләре hәрвакыт ачык, алар белән ачыктан-ачык сөйләшеп була. Барысына да, шөкер,– ди Римма Мәхмүтовна.

Бикләнлеләр сайлау участогында зур активлык күрсәтте. Өлкәннәр дә яшьләрдән калышмады. 83 яшь яшьлек Рафис абый белән 80 яшьлек Венера апа Фәхретдиновлар да сайлауга күтәренке кәефтә, якты өметләр белән Бакчсарай авылыннан килгәннәр. «Оҗмахта яшибез, алдагы көннәрдә дә берүк шулай гына булсын!», – диләр беравыздан вакытында ачлыкны да, салкынны да күргән өлкәннәребез...

Алена Фазылова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X