Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Олы Елга мәчетенең аяныч язмышы

Балык бистәсе районы Олы Елга авылының борынгы агач мәчете Татарстаннан Вологда өлкәсенә җибәрелгән иде. XIX гасырда салынган мәчетне төзекләндерә алмаганнар. Сүтеп ташланган бүрәнәләре Лаеш районының Сокуры авылында ята. 

Вологда өлкәсендә төзекләндерү өчен җибәрелгән мәчетне Татарстанга кире алып кайттылар, дип яза Азалык радиосы сайты. Мәчетнең эше тулысынча август аена тәмамланырга тиеш булган. Реставрация ясарга тиешле оешма белән килешүне өзгәннәр. Бу хакта журналистларга Татарстанның мәдәни мирасны саклау буенча дәүләт комитеты рәисе Иван Гущин белдергән. «Мәчет буенча эшләр якынча 50 процентка башкарылган. Дивары ясалган, хәзер манарасы, инженерлык челтәре, эчке эшләр, нигезе эшләнмәгән. Соңгы вакытта без төзекләндерүчегә төгәл сораулар бирдек, җаваплар булмады. Килешүне өздек», – дигән ул.
Агач мәчет 1879 елда Балык бистәсе районының Олы Елга авылында төзелгән. Соңгы елларда ул җимерек хәлдә була. Узган ел мәчетне XIX гасырдагы халәтенә кайтару өчен Вологда өлкәсе архитекторы Александр Поповка тапшырганнар иде. Төзекләндерү өчен Татарстан диния нәзарәте 20 млн сум акча бүлеп биргән. А. Попов акча җитмәү сәбәпле эшне туктаткан, контракт суммасын 49 млн сумга кадәр арттыруны сораган.
Хәзер мәчетне Татарстанда төзекләндерергә җыеналар. Моның белән аерым бер төзелеш оешмасы шөгыльләнәчәк. Мәчет киләсе елның язына әзер булыр дип көтелә. Ә Александр Поповка карата җинаять эше ачарга уйлыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев