Өлкәннәргә – йөрәк җылысы
Гомер көзең кояшлы, бала-оныклар яратуыннан, якыннарың хөрмәтеннән, игътибарыннан җылы һәм ягымлы икән, димәк, әлеге тормыш көзе яңгырлы, салкын җилле түгел, ә мул уңышлы, алтын-сары яфраклары белән күз явын алырлык матур һәм тирә-ягыңа карап соклана алырлык тыныч була. Тиздән безнең хөрмәтле кешеләребезнең олы бәйрәме – Өлкәннәр көне. Әлеге бәйрәм уңаеннан якыннарыгызны сез дә сөендерегез – аларга газета аша котлау биреп, җылы сүзләрегезне, изге теләкләрегезне җиткерегез! Өлкәннәребез район басмасын бик яратып укый – анда үз исемнәрен дә күрсәләр, алар тагын да шат булачак.
Котлаулар инде килә башлады. Сез дә редакциягә мөрәҗәгать итәргә ашыгыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев