Якты юл
  • Рус Тат
  • Өлкәннәребезне газета аша котлыйк!

    Иң матур бәйрәмнәребезнең берсе – Өлкәннәр көне якынлаша. Әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз – безнең иң газиз, иң кадерле кешеләребез. Шәфкатьле дә, миһербанлы да, ярдәмчел дә, фәрештәдәй изге күңелле дә алар. Алар булганда көннәр кояшлы, дөньялар түгәрәк, җаннарыбыз тыныч, табыннарыбыз аларның йөрәк җылысын кушып пешергән тәмле ризыкларыннан сыгылып тора.


    Әйдәгез, бәйрәм уңаеннан без дә аларга рәхмәтебезне белдерик – «Якты юл» аша кадерлеләребезгә котлау юллыйк! Өлкәннәребез газета укырга бик ярата, аның битләрендә үзләрен күрү алар өчен олы сөенеч, көтелмәгән кадерле бүләк булыр!
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: