Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан районда үткәреләчәк чаралар

Һәр елны 1 октябрьдә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Шушы уңайдан республикада, шул исәптән Тукай районында да өлкән буын кешеләренең актив тормыш рәвешен тәэмин итү, аларга кирәкле ярдәм күрсәтү, киң җәмәгатьчелекнең игътибарын өлкәннәр проблемаларына юнәлтү максатыннан төрле чаралар уздырыла. Районда әлеге ункөнлек кысаларында үткәрелүче чаралар хакында башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Ганиева сөйләде.

Ункөнлекнең һәр көненә тематик чаралар билгеләнгән. Өлкәннәргә кагылышы булган һәр хезмәт, һәр предприятие шушы көннәрдә махсус режимда эшләячәк. «Якты юл» газетасында да өлкән буын вәкилләре хакында мәкаләләр, репортажлар әзерләнә.
Бәйрәм чаралары инде 1 октябрьдә – дүшәмбе көнне үк башланып китәчәк. Авыл клубларында концерт программалары каралган. Хезмәт дәверендә зур уңышларга ирешкән тукайлылар, авыл җирлекләренең ветераннар оешмалары җитәкчеләре өчен Иске Дөреш авылының «Балкыш» сәламәтләндерү лагеренда махсус чара узачак.
3 октябрь Спорт көне буларак билгеләнгән. Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Теләнче Тамак интернат-йортында, шулай ук Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» спорт комплексында ярышлар узачак. Мәрхәмәтлелек һәм шәфкатьлек көннәрендә ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәрнең өйләренә килеп хәйрия чаралары уздыру күздә тотыла. Кирәк-яракларын очсызрак бәядән сатып алу өчен Бәтке авылында, Татарстан совхозы һәм Круглое Поле поселокларында авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздырылачак. Ункөнлек дәвамында өлкәннәр өчен чәчтарашлар ташламалы хезмәт күрсәтәчәк. Районда бүгенге көндә мунча юк, күпфатирлы йортларда яшәүче өлкәннәр өчен бу бик мөһим сорау булып тора. Киләчәктә әлеге мәсьәләдә эшләргә кирәк, дип үз сүзен белдерде район башлыгы Фаил Камаев.
Ункөнлек кысаларында шулай ук әдәби кичәләр дә планлаштырылган. Мәктәпләрдә, китапханәләрдә һәм мәдәният йортларында очрашулар үткәреләчәк. Өлкәннәрнең яшь буынга тапшырып каласы, өйрәтәсе осталыклары җитәрлек. Шул максаттан алар катнашында остаханәләр оештырылачак.
Хокукый ярдәм күрсәтү өчен авыл җирлекләрендә аерым график буенча түгәрәк өстәлләр узачак. Анда Пенсия фонды, район үзәк дәваханәсе, социаль иминият фонды, медик-социаль экспертиза белгечләре, ветераннар оешмасы җитәкчесе, авыл җирлеге башлыгы катнашачак.
Һәм, әлбәттә инде, һәр оешма бу көннәрдә үзләрендә хезмәт итеп лаеклы ялга чыккан ветераннарны зурлый, чәй өстәлләре әзерли. Шулай ук район хакимиятендә дә мондый табын оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев