Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өлкәннәр хәрәкәттә

Район ветераннар (пенсионерлар) советы иҗтимагый оешмасының һәм инвалидлар җәмгыятенең пленумы узды.  Анда 2019 елгы эшчәнлеккә йомгак ясалды.

Бергә булсак, без көчле

Тукай районы ветераннар советы рәисе Галимҗан Сәет улы Зарипов пленумның көн тәртибенә куелган төп мәсьәлә – ветераннар оешмасының һәм инвалидлар җәмгыятенең 2019 елгы эшчәнлекләре турында чыгыш ясады. 
Тукай районы ветераннар (пенсионерлар) оешмасы 26 беренчел оешманы – 11646 кешене берләштерә. 2019 елда районыбызның 70 ветераны 90 һәм 95 яшьлек юбилейларын билгеләп үтте, аларга РФ Президенты һәм район җитәкчелеге исеменнән котлаулар җиткерелде һәм бүләкләр тапшырылды. 260 кеше Чаллы ветераннар госпиталендә сәламәтлеген ныгытты. 65 яшьтән узган 969 кеше район үзәк дәваханәсендә диспансерлаштыру узды. Социаль ярдәм фондыннан 9 инвалид ветеранга 350 мең сумлык ярдәм күрсәтелде.
Узган ел Болгарга сәяхәт, Илһам Шакиров һәм «Гиндукуш» музейларына экскурсияләр оештырылды. Дүрт авыл җирлегендә пенсия фонды идарәсе башлангычы белән оештырылган «Өлкәннәр университеты»на йөреп компьютерны үзләштерү мөмкинлеге тудырылды. Өлкәннәр актив тормыш белән яши: спартакиадаларда призлы урыннар яулыйлар, төрле клубларда шөгыльләнәләр, үзешчән сәнгатьтә катнашалар. Монда беренчел оешмаларның роле зур. Ветераннар советы һәм инвалидлар җәмгыяте район советының, башкарма комитетның, авыл җирлекләренең, социаль яклау органнарының ярдәмен тоеп яшиләр, алга таба да уңышлы хезмәттәшлек итүгә өметләнәләр.
Өлкәннәрнең проблемаларына хуҗалык җитәкчеләре дә битараф калмый. Мисалга, «Татарстан коммуналь челтәрләре» ҖЧҖ (җитәкчесе Риф Миңнекәев) Калмаш авылында яшәүче Хәлимә Гыймазовага канализация системасын ясауда, «Тукай яшелчәсе» ҖЧҖ (җитәкчесе Ришат Хатыйпов) Архимед Сөләйманов каберенә таш куюда, «Тукайтеплогаз» ҖЧҖ (җитәкчесе Мөсәнниф Ханов) Иске Абдулда яшәүче Мәүлидә Мәрдәнованың, Татарстан совхозы поселогында яшәүче Әлфия Ибраһимованың өйләренә җылыту казаннары урнаштыруда булышлык күрсәтте. «Ярыш» (Рәсим Шәйхаттаров), «Гигант» (Риф Имамов), «Ирек» (Рөстәм Хаҗиев), Сәйдәшев исемендәге (Марат Сафин) хуҗалыклар «Якты юл» («Светлый путь») газеталарын алдыруда ярдәм итә киләләр. Равил Төхбәтуллин, Ринат Габдрахманов транспорт белән булышып торалар. 
Инвалидлар җәмгыятенең беренчел оешмалары да җирле үзидарә структуралары һәм җәмәгать оешмалары белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Узган ел 20дән артык төрледән-төрле социаль-мәдәни чара оештырылды. Физик мөмкинлекләре чикле райондашларыбыз шашка-шахмат, йөзү, өстәл теннисы, дартс, армрестлинг һ.б. спорт ярышларында көч сынаштылар. Үзешчән сәнгатьтә, күргәзмәләрдә, өмәләрдә катнашып киләләр.
Район башлыгы инициативасы белән оештырылган «Игелек кыл» хәйрия марофоны яңа мөмкинлекләр ачты. 2019 елда аның кысаларында 2 млн сум акча җыелды. Инвалидларга 1 млн 93 мең сумлык ярдәм күрсәтелде. 

Матур итеп яшик

Тукай районы башлыгы Фаил Камаев өлкәннәрнең иҗтимагый тормышта тагын да активрак булуын тели. Әйтик, «Балкыш» фестивалендә чыгышлар күбрәк һәм җанлырак булсын, алдынгы районнарга конкурент булырлык итеп әзерләник дигән теләк җиткерде.
Киләсе елга Тукай районының 45 еллыгы билгеләп үтелә. Бу датага һәр авылның тарихи шәҗәрәсе әзерләнә. Район тарихын барлап китап та басылачак. Боларны бер ел эчендә башкарып чыгарга кирәк, әлбәттә. Өлкәннәр бу эшләрдән читтә кала алмас дигән ышаныч белдерде.
Фаил Мисбах улы районда алып барыла торган эшләр турында да сөйләде. 2019 елда районда башкарылган төзелеш, төзекләндерү эшләре 1 млрд сумлык булган, 2020 елга 2 млрд сумлык итеп планлаштырылган. Өч елга исәпләнгән «Безнең ишегалды» программасы эшли башлый, ул республикага 50 млрд сумга төшәчәк. Тукай районында әлеге программа кысаларында быел Кнәз, Бәтке җирлекләрендә күпфатирлы йортлар тирәсе төзекләндерелә. Ишегалларын тәртипкә китерү өчен кайбер корылмаларны сүтәргә кирәк булачак. Аларның хуҗалары белән ипләп сөйләшү, аңлашу таләп ителә.
Көз көне ТР Президентын һәм авыл җирлекләре советларына депутатлар сайлау узачагын искәртеп: «Сынатмассыз дип өметләнәбез, сайлаучыларның өчтән бер өлеше сез – өлкәннәр», – диде Фаил Камаев. 
Тукай районы башлыгы актив тормыш позициясе алып барганнары өчен өлкәннәргә рәхмәт белдерде. «Районны бар юнәлешләрдә дә алга чыгарырга кирәк. Тискәре күренешләр тормышта җитәрлек, әйдәгез, матур итеп яшик», – дип тәмамлады ул үз сүзен.
Пленумда катнашучылар Боерган һәм Бәтке авыл җирлекләре беренчел оешмаларының 2019 елда башкарган эшләре белән таныштылар. Район социаль яклау бүлеге, район үзәк дәваханәсе, пенсия фонды идарәсенең өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар тормышына кагылышлы эшчәнлеге турында мәгълүмат алдылар.
Актив ветераннарга «ТАССРның 100 еллыгы» истәлек медальләре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев