Өлкәннәр белән видеоәңгәмә тарихта калачак
Архивның 100 еллыгы уңаеннан һәм «Тарихи истәлек» партия проекты кысаларында районның архив бүлеге Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашты. Алар үткәннәрне, сугыш белән бәйле вакыйгаларны искә төшереп, истәлекле тарихи документлар белән таныштылар. Әлеге очрашу видеоязмага да төшерелде. «Бу язма Республика Дәүләт комитетына тапшырылачак. Ул районның архивына алыныр hәм киләчәктә яшь буынны тәрбияләүдә кулланылыр, яшьләр илнең батырларын күрер, белер дип өметләнәбез», – диде бу уңайдан башкарма комитетның архив бүлеге җитәкчесе Нэля Хәзрәтова.
Районда Бөек Ватан сугышы ветераннарын хәзер бармак белән генә санарлык һәм аларның саны көннән-көн тагын да кими бара. Ватан азатлыгы өчен җиңү яулап кайткан солдатларыбызның исәннәренең дә күбесе инде урын өстендә.
Калмаш авылында туып-үскән, хәзерге көндә дә биредә гомер итүче Шәүкәт абый Әхмәтнәҗипов – «Японияне җиңгән өчен» медале иясе.
Шәүкәт абый Әхмәтнәҗипов 1926 елда туа. Аның язмышы, чордашларыныкы кебек үк, сугыш еллары белән бәйле. 1929-1930 елларда Шәүкәт абыйның гаиләсен, кулак дип, яшәгән йортларыннан куып чыгаралар. Әти-әнисенә дүрт бала белән үз өйләрен калдырып китәргә, берничә ел подвалда качып яшәргә туры килә.
– Әтине төрмәгә алып киттеләр. Әни, апа-абыйларым белән урманда яши башлаганда миңа бары дүрт кенә яшь тулган иде. Ун ел үткәч үз авылыбызга кайттык, – дип искә ала ул авыр елларны ветеран.
Сугыш башланганда Шәүкәт Әхмәтнәҗиповның колхозда эшләгән чагы була.
– Илгә Германия гаскәрләре бәреп керүен игълан иткәндә мин эштә идем. Бик авыр хәбәр булды. Cугышның беренче көннәреннән үк фронтка башта бертуган абыем китте, соңрак аның һәлак булуы турында үкенечле хәбәр килде, – дип сөйләде видеоинтервью барышында Шәүкәт абый.
Үзе исә 18 яшендә, 1944 елда, армия сафларына чакырыла. Ерак Көнчыгыш фронтында хезмәт итә.
– Сугыштан кайту турында уйлау булмады инде минем. Үлүчеләр дә бик күп булды. Җиде елга якын хезмәт итәргә туры килде. Иң авыр вакытлар иде бит, – дип сүзен дәвам итте Шәүкәт абый Әхмәтнәҗипов. Сугышта «икенең берсе – я үләсең, я каласың» дип йөргәнен дә искә төшереп узды ул.
252нче укчы полкның пулеметчысы булып, ул Япониягә каршы сугышта, Маньчжурияне азат итүдә катнаша. Япониянең өч шәhәрендә бик күп кан түгелде, – дип искә ала ветеран.
Сугышта аңа күп атарга туры килә.
– Әле hаман да күз алдында салкын яңгырлар, үз өстебездә күтәреп йөрткән авыр пулеметлар. Һәр көн саен диярлек яңгыр ява иде, hава торышы гел начар булды. Юллар hәм күперләр юк, шуңа күрә юлда хәрәкәт итү дә авыр булды. Снаряд тавышлары әле дә колакта яңгырый, барысы да күз алдында. Күп иптәшләремне югалттым, – дип күз яшьләрен тыя алмыйча хәтеренә төшерә ветеран.
Бергә хезмәт иткән сугышчылар белән ул Харбин шәhәрендә Җиңү салютында катнаша.
– Гомер калган икән, сугыштан исән-сау кайттык дип сөендем, – ди утны-суны кичкән Шәүкәт Әхмәтнәҗипов. Авылына ул кабат 1950 елда аяк баса.
Калмия авылында яшәүче сугыш ветераны Акмалетдин Җамалетдинов та «Японияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнгән
– Бүгенге көндә әтиебез урын өстендә генә ята инде. Аз гына утырып тора, аз гына сөйләшә, яше дә олы бит, – дип каршы алды безне Акмалетдин абыйны караучы килене Фәнисә Ямалиева.
Акмалетдин Җамалетдинов шулай ук 1926 елгы. Калмия авылында туган, мәктәптә өч класс белем ала, үсмер чагыннан ук колхозда эшли башлый.
– Әти сугыш башланганчы колхозда ат җигеп ындыр табагына икмәк ташыган. Армиягә чакыру кәгазен 1943 елда алган, – дип аңлатып үтә Фәнисә ханым.
Акмалетдин Җамалетдинов Ерак Көнчыгышта җиде ел хезмәт итә. Япон сугышында, Харбин шәhәрен азат итүдә катнаша. Хезмәтенең өч елы Сахалинда уза. Бөек Җиңүне дә ул нәкъ менә Сахалинда каршылый.
Сугыш беткәч, иптәш егете Фәрвәүтдин Имаметдинов белән бергә алар авылга әйләнеп кайталар.
Акмалетдин Җамалетдинов «Японияне җиңгән өчен» медаленнән тыш, Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Бөек Җиңүнең юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
– Сугыш еллары турында без балаларына еш сөйләде ул. Ачлык күргән, авыр сугыш елларын кичергән кеше булгангадыр, hәрчак икмәкнең кадерен белергә, тормышны сөяргә чакырды, – дип сүзен йомгаклады Фәнисә ханым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев