Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өлкәннәрне кайгыртып

2019 елдан Татарстан Республикасында «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру буенча пилот проект гамәлгә ашырыла. Бүгенге көндә озак вакыт карау системасы Татарстанның барлык муниципаль районнарында да кертелде.

Кеше каравына мохтаҗ булган гражданнарга озак вакыт карау буенча социаль һәм медицина хезмәтләрен күрсәтү максатларында республикада социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре һәм медицина оешмаларының ведомствоара хезмәттәшлеге оештырылды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, социаль хезмәтләр өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга аларның кеше каравына мохтаҗлык дәрәҗәсенә карап күрсәтелә.
2021 елның 15 июненнән республикада озак вакыт карау системасына кертелгән өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен түләүсез социаль пакет бирү каралган, аңа карау буенча хезмәт күрсәтү керә. Карау буенча хезмәтләр җыелмасы, аларның саны һәм ешлыгы чит кеше каравына мохтаҗлык дәрәҗәсенә карап билгеләнгән.
Озак вакыт карау системасының тагын бер мөһим өлеше – өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар өй шартларында мөмкин кадәр озаграк яшәү өчен шартлар булдыруга юнәлдерелгән стационар алыштыручы технологияләрне гамәлгә кертү. Мондый технологияләр арасында:
- «Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә» программасы республикада 2017 елдан бирле тормышка ашырыла. Татарстанда өлкән буын кешеләре өчен 34 гаилә булдырылган;
 «Карау мәктәпләре» 2019 елдан республиканың барлык муниципаль районнарында, шәһәр округларында комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәкләре базасында эшли. 2020 елда федераль бюджет акчасына җиһазлар: кече реабилитация чаралары, күрсәтмә материаллар, манекеннар һ.б. сатып алына. 2020 елда Карау мәктәпләрендә 1 791 кеше, 2021 елда – 2 221 татарстанлы белем алган, 2022 елның 21 ноябренә – 2 591 кеше;

Реклама

- «Караучы» («Сиделка»). Технология 2019 елдан бирле дәүләтнеке булмаган социаль хезмәтләр белән тәэмин итүчеләрне җәлеп итеп тормышка ашырыла. 2019 елда 193 кеше хезмәт алган, 2020 елда – 775, 2021 елда – 458 кеше. 2022 елның 21 ноябренә 301 татарстанлы хезмәт ала.
2020 елдан Татарстанда өлкәннәр һәм инвалидлар өчен көндезге бүлекләр (төркемнәр) ачыла башлады. 2020 елда инвалидларны тернәкләндерү үзәкләре, халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре базасында 5 бүлек эшләсә, бүгенге көндә 14 бүлек, 36 төркем исәпләнә. 2020 елда бу хезмәтне 159 кеше алды, 2021 елда – 942 кеше, 2022 елның 21 ноябренә – 1 001.
Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре һәм медицина оешмалары арасында ведомствоара хезмәттәшлек шулай ук авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны медицина оешмаларына китерү буенча чараларны гамәлгә ашыру кысаларында да каралган.
2022 елның 21 ноябренә республиканың медицина оешмаларына 58 682 татарстанлы китерелгән, шул исәптән 37 067 кеше диспансерлаштыруга һәм профилактик тикшерүләргә (162 131 кешенең 22,86%).
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев