Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өч тукайлы бүләккә ия булды

«Язылган өчен телевизор» акциясе кысаларында бу юлы Тукай районыннан өч абунәче җиңү яулады. Газета-журналларга язылу вакытында әлеге чара даими үткәрелә. Катнашу өчен шарты гади – «ТАТМЕДИА» җәмгыятенә керүче вакытлы матбугат чараларына язылу һәм шуларның квитанция күчермәләрен акцияне оештыручыларга җибәрү.

24 август көнне бүләкләр уйнату булды. Барлыгы 120 абунәче арасында телевизор, фотоаппарат һәм юрганнар уйнатылды. Һәр районда иң күп язылучыларга исә кызыксындыру бүләкләре тапшырылачак. Тукайлылар арасыннан Эльмира Мортазина белән Гөлүзә Хәнипова сарык йоныннан эшләнгән йомшак җылы юрганга ия булдылар. Ә Роза Хәмидуллинага, иң күп суммага газета-журнал яздыручы буларак, махсус бүләк бирәчәкбез. Җиңүчеләр белән элемтәгә кереп, бүләкләрне кайчан тапшыруыбыз турында хәбәр итәрбез. Акциянең төп бүләге – телевизор исә Яшел Үзән районына китте.
«Язылган өчен телевизор» акциясе быел да дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев