Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өч ел үсештә

8 декабрьдә Фаил Камаевның Тукай муниципаль районын җитәкләвенә өч ел тулды. Әлеге өч елда шәһәр яны районы зур күтәрелеш кичерә. Социаль объектлар төзелә, яңара, юллар салына, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният өлкәсендә алга китеш зур. Район икътисады юнәлешендә өстенлекле юнәлеш – авыл хуҗалыгы тармагы. Тукай районы икмәк, ит, сөт җитештерү буенча республикада лидерлар рәтендә. Республика җитәкчелеге Фаил Камаевның эшчәнлеген һәм башлангычларын югары бәяли.  Фаил Камаевның райондагы эшчәнлеген тукайлылар ничек бәяли – сораштыру шул хакта. 

Нигъмәтулла Абдуллин, Социалистик Хезмәт Герое, КАМАЗ төзелеше ударнигы, төзелеш ветераны, Кызыл Байрак авылы:
– Район башлыгының хезмәте күпкырлы, аңа барлык тармакларны, эшчәнлекнең күп төрле юнәлешләрен күз уңыннан җибәрми тотарга туры килә. Үзем төзелештә эшләгән кеше булгангадыр, райондагы төзелешләр белән кызыксынып торам, алгарыш, яңарыш нәкъ менә шушы тармак үсешендә ачык чагыла. Соңгы елларда районда бик кирәкле объектлар сафка баса. Өр-яңа балалар бакчалары, спорт корылмалары, башка төрле әһәмиятле объектлар файдалануга тапшырыла. Мәктәпләр, мәдәният йортлары төзекләндерелә. Юллар, парклар салына, ишегаллары тәртипкә китерелә. Болар барысы да яшәешебез дәрәҗәсен чагылдыра. Район башлыгының халыкка мөнәсәбәтен дә күрсәтеп тора: ул күләмле эшләр кешеләргә уңайлы булсынга башкарыла бит. Районыбызда киләчәктә дә төзелешләр туктап тормас, тормышыбыз көннән-көн матуррак булыр дип ышанам. 

 

Минталип Галиев, «Агросила» АҖ әйдәп баручы агрономы:
– Фаил Камаев җитәкче буларак та, белгеч буларак та хөрмәткә лаек. Ул кешеләрне тыңлый һәм аңлый белә. Үз сүзен үтемле итеп җиткерә. Миңа аның тырыш кеше булуы ошый. Авыл хуҗалыгында «Җир эшкәртү культурасы» дигән төшенчә бар, ул җир турында кайгырту дигәнне аңлата, ягъни басу-кырларны, ызаннарны һәрвакыт тәртиптә тоту була инде. Фаил Мисбахович килгәннән бирле шул культураны булдыру өчен районда күп эш башкарыла: басу читләрендәге агачлыклар чистартыла, корыган агач-куаклардан арындырыла, юл читләре җыештырыла. Район башлыгы авыл җирлекләрен, хуҗалык җитәкчеләрен шушы эшкә ипләп кенә җәлеп итә. Үзе барысын да карап, күзәтеп йөри, аны мин басуда еш очратам. Хәзер Тукай районында җир эшкәртү культурасы элеккегедән күпкә югары. Торган җиребездә тәртип булдыру бик мөһим, ул бит безнең яшәешебезнең көзгесе.

 

Гөлүсә Бәйрәмова, «Ярыш» хуҗалыгы сыер савучысы, ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре:
– Мин 33 ел туган авылымда терлекче булып эшлим. Белгәнегезчә, авыл җирендә эшләргә җайлы түгел, безнең алыбыз-ялыбыз юк. Елның һәр көнендә без фермада. Игенчеләргә дә җиңел түгел. Табыннар мул булсын өчен алар мангай тире түгеп, көнне төнгә ялгап эшлиләр. Кайда ничектер, мин үзебезнең районда эшләгән кешенең кадерен беләләр дим. Хуҗалыгыбызда гына түгел, район күләмендә дә. Ел саен алдынгылар слеты үтә. Анда да, Сабантуйларында да урыныбыз түрдә. Фаил Камаев үзе һәрберебезнең кулын кысып котлый. Бу бит аның авыл кешесенә мөнәсәбәтен күрсәтә. Рәхмәт, Фаил Мисбаховичка. Уңышлар аңа.

 

Гадел Даутов, Кече Шилнә авыл җирлеге башлыгы:
– Фаил Камаевны үземнең остазым итеп күрәм. Аның командасында эшләү минем өчен бик кыйммәт. Эшли башлаган вакыттан мин аның яклавын тоеп торам. Бүгенге заманда аның кебек эшкә бөтен күңеле белән бирелгән кешеләрне сирәк очратасың. Фаил Камаев, җитәкчебез буларак, безнең авыл җирлегенә карата бик игътибарлы, башлангычларыбызны яклап чыга, ярдәм итә. Ул җитәкче булып эшли башлаганнан бирле Кече Шилнә авыл җирлеге күзгә күренеп үзгәрә: юллар төзекләнә, яңа объектлар сафка баса, балалар бакчалары, мәктәпләр, мәдәният йортлары төзекләнеп, яңа сулыш белән яши. Ә планнар тагын да зур әле. 
Кече Шилнә авыл җирлегендә яшәүчеләр район башлыгына бик рәхмәтле. Аңа киләчәктә дә уңышлар телибез. 

 

Илнур Гәрәев, башкарма комитетның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы:
– Фаил Камаев Тукай районын спортка якынайтты. Соңгы вакытта гына ике зур объект – «Алга» универсаль спорт комплексы һәм заманча чаңгы базасы төзелде. Яңа поселогында спорт комплексы капиталь төзекләндерелде. Фаил Мисбахович спортчыларга карата да игътибарлы. 
Район башлыгы яшьләр сәясәтенә җитди карый. Яшьләр фикеренә колак сала белә. Яшьләр белән ул яшьләрчә аралаша, һәм бу аның абруен тагын да күтәрә. Киләчәктә дә Фаил Мисбахович белән бер командада эшләрбез дип өметләнәм.

 

Зөһрә Вәлитова, «Якты юл» газетасы корреспонденты:
– Район башлыгының эшлеклелеге безнең газета укучыларга яхшы таныш. Соңгы өч елда аның җитәкчелегендә нинди саллы эшләр башкарылды! Авылларның йөзе ничек үзгәрде! Без журналистлар авылларга чыккан саен Фаил Камаев исеменә рәхмәт сүзләре ишетеп кайтабыз. Дәүләт программаларында катнашып, җирле бюджеттан мөмкинлекләр табып та авыл кешесенең тормышын уңайлырак итү өчен зур көч куя ул. Газ-су белән тәэмин итү, юллар салу проблемалары бер-бер артлы хәл ителә. 
Минем үземә шәхсән Фаил Камаевның мәдәниятне үстерү өчен кылган гамәлләре ошый. Тукай районын иң мәдәни район итеп таныту хыялы белән яна ул. Мәшһүр якташларыбыз Илһам Шакиров, Фәннур Сафинга багышланган фестивальләр ни тора! Авылларда яшәүчеләрне, бигрәк тә яшьләрне сәнгатькә тарту буенча эзлекле эш бара. Тукайлылар үзешчән сәнгатьтә көчле. Соңгы ике елда талантлы яшьләребез «Созвездие-Йолдызлык» республикакүләм бәйгесендә уңышлы чыгыш ясады. Фаил Мисбахович хаклы, мәдәниятле кешеләр генә тормышта уңыш казанырга сәләтле. 

/ Фото Илнур Гәрәевтан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев