Нәсим Сәлимгәрәевнең «Безнең авыл мохите» апасы Фәйрүзә кулына тапшырылды
Калмаш авылының милли йөзен саклау, яшь буынга әби-бабайлар яшәгән чорны күрсәтү, аларда туган җирләренә хөрмәт тәрбияләү нияте белән яшәгән Нәсим Сәлимгәрәевне авылында белмәүчеләр, гомумән, булмагандыр. Әйе, хәзер аның турында үткән заманда гына сөйләргә кала. Матур хыял-теләкләр белән янып йөргән, күптән түгел 60 яшен билгеләп үткән кеше шушы көннәрдә кинәт кенә арабыздан китте. Күптән түгел генә Нәсим Нәкыйп улы, редакциягә килеп, үзенең музеена яңа экспонатлар урнаштырганы хакында сөйләгән иде. Без урынга чыгып, язма әзерләрбез дип сөйләшкән идек. Күрәсең, аның белән кабат күрешергә насыйп булмаган… Вәгъдә биргәнчә, без Калмашка бардык, аның апасы Фәйрүзә ханым белән сөйләштек. Бу язмабыз үзе артыннан онытылмаслык мирас калдырган изге ниятле кеше Нәсим Сәлимгәрәевнең рухына дога булып барсын.
Нәсим тыл хезмәтчәне Сәлимә, сугыш ветераны Нәкыйп Сәлимгәрәевләр гаиләсендә, Калмаш авылында туган. Мәктәпне уңышлы тәмамлап, Алабуга педагогия институтында белем алган. Яшь белгеч буларак, районның Яңа поселогына эшкә килгән. Ә соңрак, әтисе фаҗигале рәвештә вафат булгач, әнисе янына туган авылына кайткан. Күп еллар Калмаш мәктәбендә хезмәт укытучысы булып эшләгән.
– Нәсим абый безгә гел бишле билгеләре генә куя иде, бик күп кул эшләренә өйрәтте, – дип искә ала аны укучысы Айзилә Гыйльметдинова. Аның дәресләрендә ясаган бәрәңге төйгечләрен, куна такталарын, уклауларны укучылары әле һаман да кадерләп саклый икән.
Лаеклы ялга чыккач, Нәсим Нәкыйп улы тарих белән ныклап кызыксына башлый. Фронтовик әтисенең истәлеген мәңгеләштерү йөзеннән, 2015 елда ул Калмаш авылының бер урамына аның исемен бирдерүгә ирешә. Аннары авылның тарихын мәңгеләштерү өчен үз ишегалдында «Безнең авыл» мохитен булдыра. Ул ихатасында җәйге чатыр төзи, күршеләреннән, танышларыннан татар халкының элеккеге заманда кулланган, хәзер инде онытылып барган көнкүреш әйберләрен җыя. Шулай итеп, 2017 елда чатырны җиһазлый. Әтисенә һәм әнисенә багышлап махсус стенд урнаштыра. Анда аларның тормыш юлларын чагылдыра.
Шунысын да әйтеп үтү мөһим, Нәсим Сәлимгәрәев әтисенең исемен Яр Чаллы шәһәренең Тукай исемендәге Яр буе паркында сугыш ветераннары истәлегенә куелган тактага да кертә.
Чатырда бүген ниләр генә юк: сугыш елларында халыкны ачлыктан саклап калган «уфалла» арбасы да, агачтан ясалган ярма яргыч та, кер юу жайланмалары, төрле самавырлар, күмер үтүге, йон эрләгечләр – барысын да санап бетерерлек түгел. Монда, чыннан да, элеккеге заман мохите хөкем сөрә. Чатырдан татар милли киемендә чигүле сөлге белән чүлмәк тоткан әби, чалгы тотып печәнгә баручы бабай килеп чыгар сыман тоела.
Узган ел Нәсим Сәлимгәрәев яңа мунчасын да тарихи стильгә кертү эшенә керешә: түбәсен яр буеннан алып кайткан камыш белән яба, эченә элеккеге җиһазлар урнаштыра.
Соңгы елларда күңелендә йөрткән тагын бер изге теләге – иске мунчаны сүтеп, кечкенә генә мәчет күренеше ясау һәм әлеге төзелешне әнисенең якты истәлегенә багышлау булган.
Апасының сүзләренчә, соңгы арада энесе ашкынып, барысын да өлгертәм дип яшәгән. Аның хыялы киләчәктә «Безнең авыл» мохитен музей-йортка әверелдерү, аны экспонатлар белән баетып, балалар өчен тәрбия бирү үзәге итү булган.
Хәзер «Безнең авыл» мохите Фәйрүзә ханым каравында булачак. Аңа Калмаш мәктәбе, мәдәният йорты хезмәткәрләре ярдәм итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев