Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Нәүрузне бәйрәм иттек

Калмия  авылында Нәүрүз бәйрәме узды.Бәйрәм искиткеч мавыктыргыч булды.Мәдәният йорты каршында оештырган кызыклы уеннарда балалар да, өлкәннәрдә актив катнаштылар.

Кунакка кыш бабай да килгән иде. Бәйрәмебезнең зур кунагы Нәүрүзбикәбезне Кыш бабай чанага утыртып алып килде. Балалар үзләренең матур шигырьләрен, жырларын бүләк иттелэр. Сабыйларның шат авазыннан авылыбыз  яңгырап торды.Без, өлкәннәр,узебез дә бер мәлгә сабый чакка кайткандай булдык,көлешә-көлешә уеннар,ярышларда катнаштык. Бик кызыгып балалар белән берлектә апаларыбыз да уктан аттылар,табагачка таба элеп, кайнар  коймак салып ярыштылар. Җиңүче үзенең коймагы белән сыйланды. Ярышып арыгач, күзләре шатлыктан балкыган сабыйларны Нәүрүзбикә тәмле коймак белән сыйлады. Балаларга бу сый бик тәмле, тансык булганды, һәр балалга  бәйрәм күчтәнәче итеп буләкләр дә бирелде.Бәйрәмнән бик канәгать булып таралыштык.
Энҗе Галиәхмәтова,
авыл китапханәсе мөдире 
автор фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев