Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Һөнәри бәйрәмегез белән!

Хөрмәтле район Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, ветераннар, гомерегезне күркәм һәм мактаулы хезмәткә – хокук тәртибен саклауга багышлаган райондашлар! Тиздән, 10 ноябрьдә, сез һөнәри бәйрәмегезне билгеләп үтәсез. 

Бу көнне без гади хезмәт-кәрләргә һәм офицерларга – җинаятьләрне ачу һәм булдырмау эшләре белән шөгыльләнүчеләргә һәм юл инспекторларына, участок вәкаләтлеләренә һәм патрульлек хезмәтендәгеләргә, тикшерүчеләргә һәм шушы тармакта эшләүче башка бик күпләргә рәхмәт сүзләре әйтәбез. Иңнәрегезгә бик зур җаваплылык: районда законлык һәм җәмәгать тәртибен, халыкның иминлеген саклау эше йөкләнгән. Бүгенге катлаулы шартларда әлеге бурычларны үтәү сездән һәрдаим әзерлек, кыю, тәвәккәл булуны таләп итә.
Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан тынгысыз хезмәтегездә уңышлар, иминлек, якынна-рыгызның мәхәббәтен һәм аңлавын тоеп яшәвегезне, сәламәтлек, максатларыгызны тормышка ашыруда уңышлар телим.

Район башлыгы Фаил Камаев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев