Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Новотроицкое паркында ике бәйрәм бергә үтте

Новотроцикое поселогының үзәк паркы узган җомга көнне гөлләргә төренде һәм дәртле җырларга күмелде – биредә чәчәк фестивале оештырылды. Шунда ук «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!» акциясенең чираттагы икенче этабы да узды – беренче сыйныфка барырга җыенучы ярдәмгә мохтаҗ балаларга портфельләр тапшырылды. 

Бәйрәм яме – чәчәк белән
Новотроицкое паркында район күләмендәге чаралар еш үткәрелә. Авыл җирлеге башлыгы Юлия Рыбакова сүзләренә караганда, масштаблы күркәм бәйрәм һәм тамашаларны поселокта яшәүчеләр бары хуплап кабул итә. «Барыбыз өчен дә бары уңай якларын гына күрәм», – диде ул. Поселокта 1967 елдан яшәүче Хәмденур апа Бикмөхәммәтованың сүзләре дә раслый моны. Ул, инде шактый олы яшьтә булса да, парктагы тамашаларны карарга чыкмый калмый. Чәчәк бәйрәменә дә килгән иде. «Паркта бик матур итеп бәйрәмнәр оештырылар, рәхмәт. Чәчәк бәйрәменә ел саен чыгам. Күңелле бит. Яшьләр, балалар җырлыйлар, бииләр. Гөлчәчәкләр алып килеп поселокны бизәгәннәр. Мин үзем дә чәчәкләр, гөлләр үстерәм, матурлыкны яратам», – дип тәэсирләре белән уртаклашты Хәмденур апа. 
Чәчәк фестивалендә Тукай районы оешуның 45 еллыгына һәм халыклар бердәмлегенә багышланган панно һәм композицияләр төп урынны алып торды.   
Нигездә мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният йортлары әзерләгән эшләр тәкъдим ителде. Учреждениеләр һәркайсы аерым да, бергәләп тә катнашты. Мисал өчен, Комсомол авыл җирлеге башлыгы Ольга Сурова үз җирлекләрендәге мәгариф һәм мәдәният оешмаларының берләшеп катнашуын күрсәтте. Аларның һәркайсы әзерләп алып килгән композицияләрне аерым да, бербөтен итеп тә карарга мөмкин иде. 
Мәктәпләр исә чәчәк кенә түгел, үз бакчаларында үстергән яшелчә һәм җиләк-җимешне дә кулланулары белән аерылып тордылар.  
«Быел мәктәп яны бакчасында уңыш үстерү бераз авыррак булды, шуңа карамастан, үзебезгә җитәрлек җыя алдык. Фестивальдән дә читтә калмадык, быел чәчәкләрдән генә түгел, яшелчәләрдән, җиләк-җимешләрдән дә букетлар җыеп алып килдек», – диде Борды мәктәбе директоры Валентин Утяшов. 
Калмаш мәктәбе яшелчәләр кабактан ясалган кәрҗингә тутырган. «Әлеге кәрҗингә мәктәп бакчасында үстерелгән уңыш үрнәкләрен салдык. Быел яшелчәне дә, җиләк-җимешне дә үстерү җиңел бирелмәде. Мәсәлән, кура җиләге уңышын узган елгыдан икеләтә кимрәк җыеп алдык: узган ел унбиш мең сумлык саткан булсак, быел алты меңлек булды. Ләкин күңелне төшермибез, быел безне  кабак уңышы сөендерәчәк әле», – дип  үз хезмәтләре турында сөйләде мәктәп директоры Айрат Габдуллин. 
Конкурста җиңүчеләрне район администрациясе җитәкчеләреннән һәм бүлек башлыкларыннан торган жюри ачыклады. Бүләкләрне аларга район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров белән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илфак Бариев тапшырдылар. Беренче өч урынны алучыларга су сиптерү җайланмалары, триммерлар (үлән чапкыч) бүләк ителде. 
«Без бүген чәчәк фестивалендә тәкъдим ителгән эшләрне генә бәяләмәдек. Комиссия һәм жюри иң беренче чиратта оешма һәм учреждениеләрнең территорияләрендәге бизәлешкә игътибар итте. Быел заявка бирми калучылар булды. Мисал өчен, Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе, «Миңнехуҗина М. Н.»  крестьян-фермер хуҗалыгы, «Вагон-Сервис» фирмасы хезмәткәрләре үз биләмәләрендә, офислары каршында чәчәклекләрнең менә дигәннәрен үстерәләр, ләкин үз тармак идарәләре  һәм бүлекләре эчендә конкурслар оештырылмау сәбәпле, фестивальдә аларның тырышлыклары исәпкә алынмый һәм бәяләнми кала», – дип белдерде конкурсның жюри рәисе Илфак Бариев бәйрәмне йомгаклап. Аның киләсе елларда авыл җирлекләрендә шәхси хуҗалыклар арасында да бәйге үткәрелер дигән өмете бар. – Шул рәвешле үз йортын гөл бакчасы итеп тотучы тукайлыларны ачыклап, бүләкләү мөмкин булачак. Ә бу, үз чиратында фестивальне киңрәк, тагын да матуррак итеп үткәрү мөмкинлеге бирәчәк».    
Чәчәк фестивале конкурсының җиңүчеләре
Мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учреждениеләре: 
I урын – «Ак каен» ( Түбән Суыксу);
II урын  –  «Петушок» (Комсомолец);  
III  урын – «Тополек» (Шилнәбаш). 

Мәгариф учреждлениеләре: 
I урын – Түбән Суыксу урта гомуми белем бирү мәктәбе;
II урын  – Сәмәкәй урта гомуми белем бирү мәктәбе;
III  урын – Мусабай Завод урта гомуми белем бирү мәктәбе.

Авыл мәдәният йортлары:
I урын – Борды авыл мәдәният йорты,
II урын  – Түбән Суыксу авыл мәдәният йорты;
III  урын –  Күзкәй авыл мәдәният йорты.

Чәчәк бәйрәмендә  тәкъдим ителгән композицияләр арасыннан да иң матурлары һәм мәгънәлеләре сайлап алынды һәм урыннар билгеләнде:
I урын –  Иске Дөреш мәдәният йорты; 
II урын  – «Ак чәчәк» балалар бакчасы (Теләнче Тамак);
III  урын – Тукай районы Социаль яклау бүлеге. 


Балалар да чәчәккә тиң, бигрәк тә йөзләрендә шатлык нурлары балкыганда. Аларның бүләк алу сөенеченнән елмаюларын күреп тору нинди күңелле бит. Новотроицкое паркына мәктәп формалары киеп килгән сабыйлар да шат иде.  Быел беренче сыйныфка аяк басучы 41 бала һәм аларның әти-әниләре өчен бу көнне икеләтә бәйрәм булды: алар «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!» акциясе кысаларында  уку-язу әсбаплары тутырылган портфельләр алды.
«Быел безнең районда акция тагын да киңрәк колач алды – әлеге мәрхәмәтлелек хәрәкәтенә кушылучылар артты, акча да ике мәртәбә күбрәк җыелды. Иганәчеләрнең барысына да райондашларның һәм бигрәк тә ярдәм алучыларның рәхмәтләрен җиткерәбез», – диде бәйрәмдә катнашучыларны сәламләп башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Бариев. 
Рәхмәтне нәниләр дә белдерде. 
«Бу бүләккә без тырышып 
Укып җавап бирербез,
Бөтен матур эшләрдә дә 
алгы сафта йөрербез», – дип үзенчәлекле итеп, шигырь белән үз вәгъдәләрен өлкәннәргә җиткерделәр алар.  
Акция кысаларында беренче сыйныфка әзерләнүче балаларга портфельләр тапшыру тәмам, быел ярдәмнең әлеге төре район мәктәпләренә  тәүге тапкыр аяк басучы 98 балага күрсәтелде.  


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев