Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Новотроицкое авылы чыршысы тукайлыларны үзендә җыйды

Новотроицкое авылында районның төп чыршысы урнаштырдылды. Аны ачу тантанасында барлык авыл халкы, район җитәкчелеге һәм күпсанлы кунаклар катнашты.

25 метрлы чыршы поселокның үзәгендә – ял паркында куелды. Мәйданның бизәлеше, бәйрәмчә мохит шәһәрдәгечә: музыка агыла, Кыш бабай, Кар кызлары бүләк тарата, үзешчән артистлар кунакларның күңелен күрә, гаиләләре белән боз сыннары, чыршы тирәсендә фотога төшүчеләр байтак.
     Яңа ел алдыннан узган елгы эшләргә район башлыгы Фаил Камаев йомгак ясады.
 – Ел аеруча уңышлы булды, – диде ул. – Район басуларыннан рекордлы 175 мең тонна ашлык җыеп алуга ирештек. Бу – республикада иң ягары күрсткеч. Тулаем җитешетерелгән продукт буенча да үсеш 106 процент тәшкил итә.  Республикада җитештерелгән ит күләме буенча район лидерлар исемлеген җитәкли. Халык өчен мөһим булган социаль объектларны төзекләндерелә һәм төзелә. Республикабызда эшләп килүче программаларга актив катнаштык, иганәчеләрне дә җәлеп иттек. Район үсешенә юнәлтелгән инвестицияләр күләме 4 миллиард сумнан  артты. Киләсе ел барлык гаиләләргә уңышлар, бәхет, сәламәтлек, һәр йортка иминлек, бәрәкәт алып килсен, - диде ул.
     Шулай ук икенче ел рәттән җирлекләре арасында яңа ел бизәлеше буенча бәйгегә йомрак ясалды. Беренче урынны Иске Абдул авылының чыршысы табылды. 2 урынга Борды җирлеге чыкты, өченче урында – Күзкәй. Әлеге җирлек башлыкларына акчалата сертификат тапшырылды. Әлеге бәйгедә районның төп чыршысы куелган – Новотроицкое авыл җирлеге катнашмады. Ул ТР Иҗтимагый палатасы тарафыннан үткәрелә торган республика бәйгесенә тәкъдим ителде.
     Төп чыршыны ачу халык өчен зур бәйрәмгә әйләнде. Теләгән кеше атта, кемдер дөядә йөрде. Шулай ук, кунакларны мәйдан буенча кич буе кечкенә автобус йөртте. Мәйдан үзәгендә ат спорты мәктәбе укучылары чыгыш ясады. Районның үзешчән артистлары белән җырлап-биеп, әйлән-бәйлән уйнаучылар да байтак булды. Шунда ук сәүдә рәтләре тезелеп киткән. Халык утлы күмер өстендә пешкән шашлык белән сыйланды.
    Бәйрәмнең төп тамашачылары – балалар өчен мәйданда зур тау өелгән. Ә мәйданның уртасында шугалак төзелгән.  Биредә бала-чага кич буе тимераяк шуды.Карусель җайланмалары да халыктан арынмады. Әти-әниләр балалары белән бергә рәхәтләнеп түгәрәк әйләнде.
    Территориянең оригиналь бизәлеше  аеруча игътибарны үзенә җәлеп итте. Ике гектарга якын территория 3 километр озынлыктагы гирлянда бизәгән. Кыш бабай һәм Кар кызы сыннары мәйданның теләсә кайсы ноктасыннан күренеп тора – алар аеруча биек. Мәйданның тышкы ягын боздан ясалган шәһәрчекләр, боз һәм кар сыннары белән бизәгәннәр. Ә 25 метр биеклектәге төп чыршы күктәге йолдыз сыман балкып тора.
   Караңгы төшүгә авылның барлык социаль биналарында төсле утлар кабынды. Авыл халкын таң калдырып, фейерверк утлары балкыды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

ПРЕМЬЕРА Новотроицкое авылы чыршысы тукайлыларны үзендә җыйды

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X