Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Новотроицкое – миллион иясе

2023 ел йомгаклары буенча «Иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарә» республика конкурсында җиңеп «Новотроицкое» территориаль иҗтимагый үзидарәсе миллион сумга ия булды.

- Безнең иҗтимагый үзидарәгә Новотроицкое, Шөкрәле, Кү перле һәм Калиновка торак пунктлары керә. Конкурс ТР Муниципаль берәмлекләр советы ярдәме белән үткәрелде. Без аңа ныклап әзерләндек, грантны якладык. Мин үзидарәне дүртенче ел җитәклим, бу вакыт эчендә без махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү, төзекләндерү һәм яшелләндерү, мәдәни-массакүләм, спорт, социаль ярдәмгә мохтаҗ категория гражданнарга ярдәм итү буенча чаралар үткәрдек. Социаль проектларны гамәлгә ашыруга, төзекләндерү чараларына миллион сум тотылачак, димәк, безгә тагын да уңайлырак булачак, – дип уртаклашты «Корстон» ДТРКда узган бүләкләү тантанасыннан кайткач, «Новотороицкое» ТОС җитәкчесе Людмила Строкина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев