Якты юл
  • Рус Тат
  • Нәни укучыларга – күчтәнәч!

    Укучыларыбызның теләкләрен исәпкә алып, нәни дусларыбыз өчен күчтәнәч әзерлибез.

    Гыйнвар аенда газета битләрендә балалар өчен махсус кушымта дөнья күрәчәк. Басмада укучылар өчен файдалы һәм кызыклы мәгълүматлар, язучы-шагыйрьләр иҗатыннан кызыклы фактлар, башваткыч, табышмаклар һәм башка бик күп сәхифәләр урын алачак. Әлегә бөтен серне дә ачып бетермибез. Укучылар үзләре дә әлеге кушымтаның геройлары була ала. Моның өчен безнең редакциягә үзегез иҗат иткән шигырьләрне, әкиятләрне, нәсер-уйлануларыгызны, мәктәп тормышы турында язмаларыгызны, матур рәсемнәрегезне юллый аласыз. Иҗат эшләрегезне үзегезнең фотогыз белән yakti.ul76@gmail.com адресы буенча безнең почтага җибәрергә мөмкин. 
    Нәни дусларыбыз, киләчәккә якты юлны бергәләп салыйк!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: