“Нәкъ Казан артында бардыр...” - оныкларыма татарча ишеттерәсем килә
Бу форсаттан Джон Кеннединың сүзләре искә төшә: “Халкың синең өчен нишли, дип сорама, син үзең халкың өчен нәрсә эшли аласың дип сора”...
Мин Канаданың Ванкувер шәһәрендә яшим. Чыгышым буенча Себердән, Иркутск якларыннан. Анда мәктәп тәмамлап, Ленинградта югары белем алдым, һөнәрем буенча – икътисадчы. Әтием миңа шушы һөнәрне сайларга киңәш итте. Советлар Союзы таркалгач, Канадага китәргә булдым.
Балачакта әниемнең Кырлай авылы турында шигырь укыганын яхшы хәтерлим. Әбием, Гайшә Саттарова, Урал татары булган. Әбиемә кунакка килгәч, аннан ишеткән сүзләр әле дә хәтеремдә саклана: “Нигә, нигә синең шаян күзләр ...” Туганнан туган сеңлем үлгәч, мин апамны тынычландыра алмадым, чыннан да, сүзләр табу авыр иде. Кинәт шушы җырны җырлый башладым. Телефоннан, Канададан...
Былтыр җиде томлы китап укып утырганда, танылган тарихчы Шамил оглы Юлайның мәкаләсенә тап булдым, ул язган фикерләр миңа бик тә ошады. Мин, илһамланып, аңа хат юлларга, үземне кызыксындырган сорауларымны бирергә булдым. Ашык-пошык язылган сорауларыма галимнән тулы җавап алдым. Аның иң мөһим киңәшен укыдым: халыкка булышырга теләсәң, үзеңнән башла, телеңне өйрән. Бу сүзләр мине рухландырды, татар телен өйрәнү теләге тагын да көчәйде. Австралиядә яшәп иҗат итүче татар җырчысы Зөлфия Камалованың “Сагыну” җырын тыңлау моңа тагын бер этәргеч булды. Интернет киңлекләрендә “Ана теле” онлайн-мәктәбен табып, анда теркәлдем дә татар телен өйрәнә башладым. Бу мәктәп миңа татар дөньясы белән киңрәк танышырга, аны яңабаштан өйрәнергә мөмкинлек бирде. Татарстаннан бик еракта яшәсәм дә, интернет миңа ярдәмгә килде. Җанлы аралашу дәресләре аша Казан университеты галимнәре, укытучылары белән таныштым, һәр дәресне көтеп алдым. Сөйләшергә өйрәнү өчен, татар кешеләре белән даими аралашып торырга кирәк. Шуңа күрә онлайн-курста шундый дәресләр булу бик мөһим. Барлык укытучылар да – үз эшләренең чын осталары. КФУның “Ана теле” үзәге җитәкчесе Кадрия Фәтхуллова сорауларыма җавап бирергә вакыт тапты, татар телен өйрәнү өчен төзелгән дәреслекләр белән танышырга ярдәм итте. Мәктәп аша төрле илләрдә татар телен өйрәнүче кешеләр турында белдем, минем кебекләр күп икән дип шатландым. Аларны беркем дә мәҗбүр итми бит, үзләре теләп өйрәнә, татар телен танытуга өлешләрен кертә. Мин дә татар теле өчен борчылам. Бу форсаттан Джон Кеннединың сүзләре искә төшә: “Халкың синең өчен нишли, дип сорама, син үзең халкың өчен нәрсә эшли аласың дип сора”...
Кайвакыт Иркутскида гомер итүче абыем белән бәхәсләшеп тә алабыз: исемең дә татар түгел, әтиебез дә татар түгел, дип әйтә ул миңа. “Син ник татар теле өчен борчыласың? Син нәрсә хәл итә аласың соң?” – кебек сорауларын бирә башлый. “Хәрәкәттә – бәрәкәт”, – дип җавап бирәм аңа.
Яшем 50гә җитеп килә. Яшь барган саен, вакытның да, көчнең дә чикле икәнен яхшырак аңлый башлыйсың. Ә эшлисе эшләр күп әле. Ике улыбыз бар. Кече улыбыз Федор, аңа – 13 яшь, гитарада уйнау, хоккей һәм биология белән кызыксына. Олысы Тимур исемле, аңа – 22 яшь. Көллияттә экология белгечлеге буенча югары белем ала. Ул татар телен өйрәнүемне хуплый, үзе дә татар телен өйрәнергә риза. Миңа калса, оныклар тууга әзер булырга кирәк. Алар “Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл – “Кырлай” диләр” юлларын миннән татарча ишетергә тиеш дип саныйм. Хәзер моны бик яхшы аңлыйм. Гөлнара Яруллина, “Мәскәү татарлары штабы” администраторы бу турыда бик шәп әйткән бит: “Синең ата-анаң татармы? Моның өчен генә син татар кешесе түгел әле. Оныкларың татар булса гына, син чын татар кешесе буласың”. Шул сүзләр мине гел уйландыра инде. Авыр булса да, алга барырга кирәк. Туктап калырга ярамый. “Тырышкан табар, ташка кадак кагар” дип халык юкка әйтмәгән. Татар телен өйрәнүдән башланган эш Ванкувердагы татарларны берләштерергә ярдәм итте. Шушы елның октябрь аенда шәһәребездә “Дәртле йөрәкләр” исемле татар җәмгыяте оешты һәм рәсми рәвештә үз сертификатын алды. Аңа йөзгә якын кеше теркәлде. Алар арасында татар да, үзбәк, кыргыз, әзәрбайҗаннар да бар. Төрле милләт вәкилләренең шулай активлашуы, уртак эшләр башкаруга әзер булулары һәрберебезне куандыра, дәрт һәм көч-куәт бирә. Монреальда, Торонтода эшләп килүче татар оешмалары белән дә бәйләнештә торабыз, алга таба аларның тәҗрибәсенә таянып эш итәрбез дип ышанабыз. Билгеле, кечкенә уңышлар зур җиңүләргә китерә. Безнең уңышларыбыз да телебезне саклау өчен нигез булып торсын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев