Якты юл
  • Рус Тат
  • Нинди исем бирелер?

    Түбән Суыксуда төзелә башлаган универсаль спортзалга исем уйлауга бәйге игълан ителгән иде.

    Тәкъдимнәр редакциягә дә килә башлады. Яңа поселогы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Илдус Нәҗмиев аны Түбән Суыксуда яшәгән, татарча көрәш буенча бик күп чемпионнар тәрбияләгән көрәшче Ирек Мәҗитов истәлегенә «Ирек» дип атарга кирәк, ди.
    Түбән Суыксу җирлегендә яшәүче Фирдәүс Шәемов универсаль спортзал «ТАССРның 100 еллыгы» исемен алырга тиеш дип саный.Аның фикеренчә, мондый мөһим даталар ел да булып тормый. 

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (1)
    Осталось символов:
    • 23 март 2020 - 20:40
      Без имени
      Ирек 100%