Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Нигә ашыгасыз, өлкәннәр?..

22 август көнне район Эчке эшләр бүлегенең дежур частена БСМПдан хәбәр килә. Анда 73 яшьлек машина йөртүченең Останково – Мерәс юлындагы авариядә тән җәрәхәтләре алганы һәм медицина ярдәме сорап мөҗәгать иткәне турында хәбәр ителә.

Тикшерү барышында шул ачыклана: юл һаләкәтенә эләккән ир-ат ВАЗ-2106 автомобилендә барган, тизлекне арттыру сәбәпле идарә итүне югалткан һәм юл кырыена чыгып әйләнгән. Шактый имгәнүләр алса да, пенсионер БСМПга мөстәкыйль рәвештә мөрәҗәгать иткән. Шуны да әйтергә кирәк, 22 ел стажлы әлеге йөртүче соңгы ике елда бер мәртәбә дә юл йөрү кагыйдәсен бозмаган булган.  
Шулай ук 22 августта кичке сәгать 4 тулгач М-7 юлының 1070нче километрында – Сосновый Бор поселогы янында БМВ Х5 автомобиле белән ВАЗ-2101 машинасы бәрелешә. Икенче автомобильнең 81 яшьлек йөртүчесе сулга борылганда төп юлдан килүче машинага юл бирми. Кызганычка, БМВ Х5 автомобиленең дә тизлеге тиешледән югары була. Нәтиҗә аяныч, ВАЗ-2101 машинасының пассажиры – 80 яшьлек хатын-кыз алынган җәрәхәтләреннән БСМПда җан бирә. 
Пенсионерларның кызлары әйтүенчә, әти-әниләре апрель аеннан башлап «Тополя» бакчачылык ширкәтендә дачада яшәгәннәр. Ул көнне Минзәлә районына чишмә суына барган булганнар. Әлеге ир-атның да машина йөртү стажы 22 ел, шулай ук соңгы вакытта кагыйдә бозган өчен бер тапкыр да административ җаваплылыкка тартылмаган.  
/ Фото район ЮХИДИ бүлегеннән алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев