Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әниемне сагынам

Әгәр дә әнием, Зәйнәб Сәүбән кызы Хисамиева исән булса 95 яшь булган булыр иде. Әнием 1927 елда Оргыды авылында туа.  Аның балачагы бик авыр елларга туры килә. Ул туган елларда авылда балалар күп була, Оргыды үзе дә зур авыл булган, гөрләп торган. Әнием Зәйнәб Сәмәкәй мәктәбенә йөреп җиде сыйныфны бетергән. Мәктәпне тәмәмлагач колхозда эшкә калган.

Авыл мал фермасында бозаулар да, сарыклар да, дуңгызлар да караган. “Иртәдән алып кичкә кадәр кайтып керми идек”, дип сөйли иде әни. Әле куян фермасы да булып анда да эшләп алган. Ә җәйләрен инде колхоз кырларында чөгендер, бәрәңге эшкәрткәннәр. Колхоз яшелчәләрне күп утырта торган булган, олысы-кечесе басулардан кайтып кермәгән, мул уңыш алу өчен бөтенесе тырышканнар.
Бөек Ватан сугышы башланганда әниемә нибарысы 15 яшь була. Оргыды авылыннан изге яуга 60 тан иартык ир-егет киткән, бөтен авырлык хатын-кызлар, балалар җилкәсенә төшкән. Әни мәрхүм сөйли иде, урманга агач кисәргә җибәргәннәрен, агачларны кисү үзе бер авыр эш булса аларны утап авылга атлар белән сөйрәтеп алып кайтулары икенче бер газап булган. Ләкин алар бирешмәгәннәр бу хезмәтне дә намус белән үтәгәннәр. Өсләренә кияргә кием булмаган, аякларына да ни кияргә аптырап йөргәннәр. Ялан аяктан йөрсәләр йөргәннәр әммә колхоз эшен калдырмаганнар. Әле сугыш тәмамлангач та бик авыр булган. 
Узган гасырның илленче еллар уртасында әни күрше Иске Абдул авылында яшәгән Галимҗан исемле егет белән таныша. Алар өйләнешеп тормыш корып җибәрәләр. Әтиебез гомер буе колхозда механизатор булып эшләде. Әти белән әни бик тату яшәделәр, кеше алдында һәрвакыт мактаулы булдылар, колхозда алдынгылар сафында йөрделәр.
Без гаиләдә өч бала үстек. Иң зурысы мин-Мәүлетҗан, аннан ике сеңлем Маһия белән Гөлфая . Безне үстергәндә әни күп көч куйды, тәрбия бирде. Әле дә әниемнең мине авыл мәктәбенә беренче сыйныфка укырга барганда озата килүе. Укуымны һәрвакыт тикшереп торды. Мәктәпне тәмамлаганга инде алтмыш ел да узып киткән икән.
Армия сафларына киткәндә әниемнең мине алып киткән машина артыннан Сәет авылына кадәр йөгереп, елап барганын мәңге онытасым юк. Мин аның яраткан бердәнбер малае идем. 
Өйләнүем үзе бер матур вакыйга булды. Анда да әнием бөтен Оргыдыны шаулатырлык итеп туй мәҗлесе әзерләде.
Гомер дигәнең шулай икән ул, еллар үткән саен яшь вакытлар, яшәлгән еллар кабат-кабат искә төшә. Әнием мәрхүм миңа нинди яшәү көче биргән, тормышка өйрәткән, рухландырган барысы да искә төшә. Аның киңәшләрен әле дә искә төшереп яшим. 
Әнием Зәйнәбне авылда бик яраталар иде. Аның белән Оргыды хатын-кызлары бик хөрмәт белән аралаштылар, дус булдылар. Бу язмамда әнә шул чор апаларының исемнәрен атап китәсем килә, рухларына дога булып барсын. Нурифатыйма, Галия, Римма, Хәбибә,Саҗидә, Хәлимә, Рәсимә, Гөлчирә, Шәмсия, Мөнҗия, Наилә, Камәрия, Гамбәр, Тәслимә, Газизә, Мөхтәрәмә, Фәния, Флүрә, Шәмсегалләм, Мәсүфә, Маһикамал, Маһинур, Нуридә апаларның исемнәре дә матур , үзләре дә уңганнар иде. Алар Оргыды авылының нурлары булдылар, тырыш хезмәтләре белән колхозыбызны күтәрделәр. Яз көннәрендә ел да зиаратыбызга барып җыештырганда шушы апаларның каберләренә карап һәрберсен искә төшерәбез. 
Әнием гади, әммә күңеле белән гүзәл кеше иде. Инде үзем дә олыгаеп барсам да аны сагынам. Урының җәннәтнең түрләрендә булсын, дип догалар кылам.


Мәүлетҗан Хисамиев,
Оргыды авылы
Фото гаилә архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев