Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Нефтьчеләр темасына язучылар өчен “Казан утлары” бәйгесендә җиңүчегә 100 мең сум бирәләр

Татарстанның төп әдәби журналы “Хәзинә” конкурсына эшләр кабул итә.

“Казан утлары” журналы нефтьчеләр темасына язучылар арасында “Хәзинә” дип аталган әдәби конкурс башлап җибәрде. Бу конкурста катнашучы язучылар 100 мең сумга кадәр премия отарга мөмкин. Бу хакта “Татар-информ”га журналның баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин хәбәр итте.

Әлеге конкурс Татарстанда быел нефть чыга башлауга 75 ел булу уңаеннан, “Татмедиа” агентлыгы акционерлык җәмгыяте, “Казан утлары” журналы, “Татнефть” җәмгыяте белән берлектә оештырыла.

  • “Хәзинә” конкурсы 1 мартта башланды. Эшләр 15 декабрьгә кадәр кабул ителә. Конкурска татар телендә язылган, моңарчы бер газета-журналда да басылмаган повесть һәм хикәяләр кабул ителә.

Бәйгедә башта язучылар гына катнашуы каралса, “Татнефть” тәкъдиме буенча мәктәп балалары арасында да узачак.

Әлеге конкурсның максаты турында “Казан утлары” журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин сөйләде.  “Хәзинә” конкурсын уздыру нефть сәнәгате турында повесть, хикәя язу гына түгел, ә шушы өлкәгә бәйле кеше тормышын да яктырту. Әсәрләрдә иң мөһиме кеше язмышын ачып бирү. Конкурска 7 повесть килде, 10 га якын хикәя бар. Журналның май санында конкурска килгән язмаларны бастыра башладык", - диде ул.

Баш мөхәррир бу конкурсның язучылар өчен әһәмияте зур булуын әйтте. “Конкурс бит ул язучыны уятып җибәрә, яңа темаларны ачарга ярдәм итә. Шулай ук яңа язучылар да үзләренең сәләтләрен ачалар. Мәктәп балаларыннан да эшләр көтәбез. Башкортстан якларыннан да эшләр килә башлады”, - диде ул.

“Хәзинә” конкурсында җиңүчеләргә акчалата премия тапшырылачак.

Повесть номинациясендә беренче урын өчен 100 мең, икенче урын өчен 80 мең, өченче урынга  50 мең сум биреләчәк. Шулай ук кызыксындыру бүләге 25 мең сум була.

Хикәя номинациясендә беренче урынга 70 мең, икенче урынга 50 мең, өченче урын өчен 25 мең сум. Кызыксындыру бүләге 25 мең. сум.

Балаларга хикәя һәм шигырь номинациясендә беренче урынга 15 мең, икенче урынга 13 мең, өченче урынга 3 – 8 мең сум премия бирелә.

Конкурсның жюри төркеме биш кешедән тора. Ике кеше редакциядән, өч кеше читтән сайлана. Жюрида кемнәр булуы конкурска нәтиҗә ясалганчы әйтелми. "Бу бәйгедә катнашучылар тарафыннан жюрига йогынты булмасын өчен шулай эшләнә", - дип аңлатты Рөстәм Галиуллин.

Җиңүчеләрне 2018 елның 25 декабрендә бүләкләячәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев