Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Наркотикларга каршы айлык

Республикада «Наркотикларсыз тормыш» дигән айлык игълан ителде. Ул 27 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Бу көннәрдә хокук сакчыларының халык күпләп җыела торган урыннарга рейдлар белән чыгуы, әлеге проблемага кагылышлы киң масштаблы чаралар, халык белән очрашулар үткәрүе планлаштырыла, ышаныч телефоннарының эшләве тикшерелә. Әлеге акция кысаларында балалар һәм үсмерләрнең наркотик куллануын кисәтүгә юнәлтелгән проектлар тормышка ашырылачак. Ай дәвамында белем бирү йортларына наркотик куллануга каршы юнәлдерелгән федераль һәм республика програмалары кертеләчәк, кеше күп йөргән урыннарга сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган материаллар урнаштырылачак.

Наркотикларга каршы көрәшкә һәркем үз өлешен кертә ала. Хокук бозу очракларында тукайлылар 71-44-81 телефоны буенча район Эчке эшләр бүлегенең дежур частена һәм (843) 291-20-02 телефоны аша ТР Эчке эшләр министрлыгының ышаныч телефонына шалтырата алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев