Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мылтыктан атып куркыткан

Тукай район суды Олы Шилнә авылында мылтыктан атып балаларны куркыткан өчен пенсионерны шарты өч елга хөким итте. Аңа 73 яшь. Ул үзенең гаебен танымады һәм мылтыктан да атмадым, дип бара. Әммә тикшерү моның киресен күрсәтте. 

Пенсионер урамда квадроциклда уйнап йөргән балаларны куркытыр өчен ау мылтыгыннан һавага ата. Бу хакта балалар ата-аналарына әйтәләр. Нәтиҗәдә бу хәбәр республика җитәкчелегенә кадәр барып ирешә.
Суд пенсионерны РФ Җинаятьләр кодексының 213 матдәсе нигезендә хулиганлык дип бәяләп хөкем карары чыгарды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев