Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Музейга килегез!

Иштирәк авылындагы Вәгыйз Сәйфуллин оештырган музей турындагы язма газета укучыларда зур кызыксыну уятты. Аны «Татарстан» совхозы поселогында яшәүче Михаил Жилин да укыган һәм безнең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемгә үзенең хатын җибәргән. 

«Кнәз авылы мәктәбендә дә бик кызыклы экспонатлар саклана, – дип башлаган ул язмасын. – Аларның беренчеләре 1968 елда иске мәктәпкә үк китерелгән булган. 1973 елда мәктәп яңа бинага күчкәч, экспонатлар пионер бүлмәсенә урнаштырылган. Мәктәп музее өчен Лидия Кликич бик нык эшләгән. Шулай итеп, авылдашларның тырышлыгы белән поселок тарихын үз эченә алган бик бай музей барлыкка килгән. Экспонатлар коллекциясе бүген дә тулыландырылып тора. 
Музейда 50нче еллар йортын чагылдырган бүлмә бар. Шулай ук биредә Кнәз авылында яшәүчеләрнең көнкүреш предметлары урын алган. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы кырларыннан җыелган артефактлар аерата игътибарга лаек. Бу экспозиция «патриот» эзләү төркеме әгъзалары тарафыннан баетылып тора. 
Туган җир тарихына битараф булмаган райондашларыбыз булганга мин бик сөенәм. Мондый музейлар башка авыл мәктәпләрендә дә бар. Ә мин сезне үзебезнең поселок музеена чакырам».

Фото Михаил Жилиннан алынды. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X