Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мусабай Завод – беренче

Район хакимиятендә үткән атналык киңәшмәдә үзара салым акчаларын җыю буенча мәгълүмат бирелде.

Бүгенге көндә Мусабай Завод авыл җирлегендә акча тулысынча җыеп тапшырылган, 360 мең сум акча тупланган. Шулай ук Борды (86 процент), Калмия (84 процент), Боерган (56 процент) авыл җирлекләре лидерлар рәтендә. Ә менә Кече Шилнә һәм Әҗмәкәй авыл җирлекләре исемлекнең иң түбәндәге баскычында. Казна счетына әлеге җирлекләрдән бернинди акча да кермәгән. Район башлыгы Фаил Камаев барлык акчаларны февраль ахырына җыеп бетерергә кирәклеген ассызыклады. Чөнки елның беренче яртысында республикадан өстәмә финансларны алу һәм эшләрне башлау күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев