Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мусабай-Завод авылы өлкәннәрен Илмир Ямалов котлады

Мусабай-Завод авыл җирлегендә өлкәннәр көне һәр ел саен зурлап билгеләп үтелә. Иң беренчеләрдән булып бәйрәм кичәләре Ташкичү һәм Кызыл Байрак авылларында башланып китте.

«Безнең йөрәк әле һаман да яшь» дип исемләнгән бик матур очрашу булды ул. Мул ризыклы табын артында абый-апалар рәхәтләнеп аралаштылар, матур җырлар тыңладылар, яшьлек хатирәләрен яңарттылар. Икенче көнне исә мәдәният йортына Мусабай-Завод авылында гомер итүче өлкәннәр җыелды. Авыл җирлеге башлыгы Фәридә Әгъләҗева өлкәннәргә котлау сүзләрен җиткерде, аларга сәламәтлек, якыннарының күңел җылысын тоеп яшәүләрен теләде. Бәйрәмнең тагын бер бизәге – җор сүзле авылдашыбыз Илмир Ямалов өлкәннәрне биетте дә, җырлатты да, шаян сүзләре белән көлдерде дә. Әби-бабайларын бәйрәмнәре белән котлап, «Кояшкай балалар бакчасы нәниләре Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» комедиясеннән өзек күрсәттеләр. Кечкенә генә булуларына карамастан, балалар рольләрне бик килештереп башкардылар. Урта мәктәп укучылары тарафыннан әзерләнгән бай эчтәлекле әдәби-музыкаль бүләк тә өлкәннәрнең күңеленә хуш килде. Бәйрәм авылыбызның үзешчән сәнгать осталары башкарган матур җырлар, эчтәлекле шигырьләр белән үрелеп барды. Чара мул ризыклы өстәл артында үтте. Үзләрен хөрмәтләгән оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткереп таралыштылар өлкәннәребез, – дип язган безгә Мусабай-Завод авылы китапханәсе мөдире Гөлшат Салихова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев