Мусабай-Завод авыл җирлегендә өлкәннәр көне һәр ел саен зурлап билгеләп үтелә
Сентябрьнең соңгы көнендә, иң беренчеләрдән булып, бәйрәмнәр Ташкичү һәм Кызыл Байрак авылларында башланып китте. «Безнең йөрәк әле һаман да яшь» дип исемләнгән бик матур очрашу булды ул.
Мул ризыклы табын артында абый-апалар рәхәтләнеп сөйләштеләр, матур җырлар тыңладылар, яшьлек хатирәләрен яңарттылар. Икенче көнне мәдәният йортына Мусабай-Завод авылы өлкәннәре җыелды. Авыл җирлеге башлыгы Фәридә Әгъләҗева өлкәннәргә котлау сүзләрен ирештереп, аларга сәламәтлек, якыннарының күңел җылысын тоеп яшәүләрен теләде. Бәйрәмнәрдә көтеп алынган җор сүзле авылдашыбыз Илмир Ямалов өлкәннәрне биетте дә, җырлатты да, шаян сүзләре белән көлдерде дә. Әби-бабаларын бәйрәмнәре белән котлап, «Кояшкай» балалар бакчасы нәниләре Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” комедиясеннән өзек күрсәттеләр. Кечкенә генә булуларына карамастан, балалар рольләрне бик килештереп башкардылар. Урта мәктәп укучылары тарафыннан әзерләнгән бай эчтәлекле әдәби-музыкаль бүләк тә өлкәннәрнең күңеленә хуш килде. Бәйрәм авылыбызның үзешчән сәнгать осталары башкарган матур җырлар, эчтәлекле шигырьләр белән үрелеп барды. Бәйрәмнән алган хис-тойгылардан яшәреп, үзләрен хөрмәтләгән оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткереп таралыштылар өлкәннәребез.
Мусабай-Завод авылы китапханә мөдире Гөлшат Салихова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев