Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Мусабай» фермер хуҗалыгы җитәкчесе Айгөл Ханованың Яңа ел белән котлауы

Хөрмәтле тукайлылар!

Предприятие хезмәткәрләре исеменнән Сезне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлыйм! Нәкъ менә Яңа ел кешеләрне берләштерә, чөнки һәркем бу серле минутларда узганын барлый, киләчәккә планнар кора. Узып баручы 2021 елда  районыбыз күзгә күренеп үсте. Моңа безнең барыбызның да өлеше кергән. Безнең предприятие дә Яңа елга зур планнар, өметләр һәм үз көченә ышаныч белән керә, чөнки бездә яңарышка омтылыш көчле.
Районыбызга киләсе 2022 елда да тотрыклылык, анда яшәүче барлык кешеләргә бәхет, сәламәтлек, иминлек телим. Яңа ел бәйрәмнәре өйләрегезгә җылылык һәм күңел күтәренкелеге, онытылмас матур тәэсирләр алып килсен. Эшләрегез уң булсын, күңелләрегездәге мәрхәмәт нуры йөзегезне тагын да бизәсен. Яңа ел бәхетле мизгелләр, матур вакыйгалар, шатлыклы хәбәрләр, бәхетле көннәр, саулык-сәламәтлек алып килсен. 
Ихтирам белән, «Мусабай» фермер хуҗалыгы җитәкчесе Айгөл Ханова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев