Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Муса Җәлил премиясенә заявкалар кабул ителә

ТР яшьләр эшләре министрлыгы 2020-2021 елларга Муса Җәлил исемендәге республика премиясенә ия булу конкурсына гаризалар кабул итә башлады.

Әлеге премия ике елга бер тапкыр Татарстан Республикасының 30 яшькә кадәрге талантлы яшьләренә, шулай ук 30 яшьтән өлкәнрәк аерым авторларга, яшьләр өчен һәм яшьләр белән эшләүче коллективларга, иҗат берләшмәләренә сәнгать, фән, мәгариф, тәрбия үсешенә керткән өлешләре, яшьләр эшкуарлыгы өлкәсендәге югары казанышлары, яшьләр программаларын гамәлгә ашырулары өчен бирелә. Конкурста катнашу өчен гаризалар 2021 елның 15 гыйнварына кадәр «Татарстан Республикасы яшьләр үзәге»ндә кабул ителә. Адресы: 420021, Казан шәһәре, Г.Тукай урамы, 58 нче йорт, 302 нче офис. 
Муса Җәлил исемендәге премияне бирү буенча чираттагы конкурска нәтиҗәләр февраль аенда ясалачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев