Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәскәүдә "Татфест-2018" татар яшьләре фестиваленә әзерләнәләр

Фестиваль программасында татар биюләре һәм татарча көрәш буенча мастер класслар каралган.

14 июль көнне Мәскәүдә "Татфест-2018" татар яшьләре фестивале узачак. "Татар яшьләре порталы" хәбәр итүенчә, фестиваль ачык һавада һәм бер көнлек форматта булачак. 

 

Программада татар биюләре һәм татарча көрәш буенча мастер класслар каралган. 

 

Шулай ук татар милли уеннары буенча эстафета, аркан тарту буенча ярышлар, волейбол буенча турнир үткәрү планлаштырыла. 

 

Җырчылар катнашында концерт программасы, татар көйләренә кичке биюләр һәм учак янында фикер алышулар, милли ризыклар белән сыйлану - болар барысы да "Татфест-2018" прораммасында булачак, диелә хәбәрдә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев