Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөселманнар Ураза гаетен бәйрәм итә

Россиядә барлыгы 20 миллион мөселман яши, 7 меңнән артык мәчет һәм намаз кылу урыны бар.

Бүген мөселманнар Ислам динендәге иң зур бәйрәмнәрнең берсен - Рамазан аеннан соң билгеләп үтелә торган Гайдел-фитр, ягъни Ураза гаетен бәйрәм итә.

Гайдел-фитр, ягъни Ураза бәйрәме, икенче төрле итеп әйткәндә Ураза гаете  Рамазан аеннан соң билгеләп үтелә. Ураза гаете һәм Зөлхиҗҗә аенда уздырыла торган Гайдел-әдха, ягъни Корбан бәйрәме Исламдагы иң зур бәйрәмнәрнең берсе.

Мөселманнар Рамазан аенда Ураза тотканнан соң, җомга иртәсендә мәчетләргә җыелып намаз укый, аннары туганнары, якыннары белән бергә табыннарга утыра. Ураза гаете Россиянең һәр төбәгендә, сәгать поясына бәйле рәвештә, төрле вакытта уза. Ураза бәйрәм өч көн дәвам ителә. Татар халкында Ураза гаетендә табынга коймак пешерү гадәте бар, аны "Гает коймагы" дип тә атыйлар.

Кырым, Адыгея, Башкортостан, Дагыстан, Чечня, Ингушетия, Кабарда-Балкар, Карачәй-Черкес республикаларында, шулай ук Татарстанда да Ураза бәйрәме ял көне. Рәсми мәгълүматлар буенча, илдә барлыгы 20 миллион мөселман яши, 7 меңнән артык мәчет һәм намаз кылу урыны бар.

Футбол чемпионаты узу сәбәпле, быел бәйрәм итүчеләр былтырга караганда күбрәк булыр дип исәпләнә.

Авыл җирлегендә бәйрәм намазы кояш чыгып 30 минут узуга, ә республика шәһәрләрендә гает намазы иртәнге сәгать җидедә (07.00) укылачак. Башкалабыз Казанда Ураза гаете Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында Габдулла Тукай урамында урнашкан Галиев мәчетендә үтәчәк. 6 сәгать 40 минутта мөфти Камил хәзрәт үзенең бәйрәм вәгазен башлап җибәрәчәк. Мөфти вәгазеннән соң сәгать 7.00дә мөселманнар гает намазын кылачак һәм алга таба хөтбә укылачак. Гает намазыннан соң кунакларны Галиев мәчетендә коймаклар белән сыйлаячаклар, дип хәбәр ителә Диния нәзарәте сайтында.

"Яңа Гасыр" каналы бәйрәмнән туры трансляция алып барачак. Ул 6:40 сәгатьтә башлана.

Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рушан Аббясов Мәскәүдә 250 мең кеше иртәнге намазга килер дип фаразлый. Аларның 120-130 меңе Җәмигъ мәчетенә килер дип көтелә. 

Бәйрәм узу сәбәпле, Мәскәү мәчетләре янында юллар ябыла. Мәчетләргә документларны тикшереп һәм детектор аша кертәчәкләр. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X