Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөселман балалар Сабан туенда баш Батырга скутер биреләчәк

Балалар Сабан туен оештыруда Балтач районы имам-мөхтәсибе, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев башлап йөри.

15 июльдә Балтач районының Бөрбаш авылында республика күләмендә мөселман балалар Сабан туе уздырылачак. Әлеге күркәм чара быел унберенче тапкыр үткәрелә. Балалар Сабан туен оештыруда Балтач районы имам-мөхтәсибе, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев башлап йөри. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат үзәге хәбәр итә.

Сабан туенда шулай ук чит төбәкләрдән дә мөселман дини оешма вәкилләре - Ульяновск, Самара, Киров өлкәсе, Мари Эл, Чуваш Республикалары мөселманнарының да кунак булуы көтелә. Сабан туена килүчеләрнең һәммәсе баш киеменнән: ир-атлар - түбәтәйдән, хатын-кызлар яулыктан булалар. Өйлә вакыты җиткәч, җәмәгать белән намаз укыла. Узган ел бәйрәмгә килгән кунакларны сыйлау өчен ун чиләкле ун казан пылау пешерелгән иде.

Сабан туе балаларның Коръән һәм догалар укулары, мөнәҗәт әйтүләр, шигырьләр сөйләве белән үрелеп барачак.

Бәйрәмдә балалар өчен төрле уеннар, ярышлар, рухи кыйммәтләрне барлый торган чаралар оештыру каралган. Моңардан тыш, 35, 50, 65 килограммга кадәрге һәм аннан югарырак үлчәү категорияләрендә балалар арасында көрәш бәйгесе булачак. Баш Батырга – скутер, беренче урынга – тизйөрешле велосипед, башка урыннарны яулаучыларга велосипедлар биреләчәк. Моннан тыш, Сабан туенда төрледән-төрле 17 ярыш оештырылачак.

  • Мөселман балалар Сабан туе 15 июльдә Балтач районы Бөрбаш авылында уздырыла. Башлана 10.00 сәгатьтә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев